Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Исерек ана баласының гомерен өзде

Кичә иртәнге 6.00 сәгать тирәсендә Балык бистәсе районының Зәңгәр Күл белән Котлы Бөкәш авыллары арасында "тугызлы" автомобиле каплана. Ун яшьлек кыз бала һәлакәт булган урында һәлак була. Руль артындагы ана һәм аның ун яшьлек улы зыян күрмиләр. Фаҗигадә исерек хәлдә руль артына утырган 31 яшьлек хатын-кыз гаепле.Ул ире белән ачуланышканнан...

Кичә иртәнге 6.00 сәгать тирәсендә Балык бистәсе районының Зәңгәр Күл белән Котлы Бөкәш авыллары арасында "тугызлы" автомобиле каплана. Ун яшьлек кыз бала һәлакәт булган урында һәлак була. Руль артындагы ана һәм аның ун яшьлек улы зыян күрмиләр.

Фаҗигадә исерек хәлдә руль артына утырган 31 яшьлек хатын-кыз гаепле.Ул ире белән ачуланышканнан соң,ике баласын утыртып Котлы Бөкәш юнәлешендә чыгып китә. Зәңгәр Күл авылын узгач руль идарәсен югалтып юл читенә төшеп каплана.

ЮХИДИ хезмәткәрләре: "Кая бара идең?",-дип сорагач, "Күзем кая карый, шунда",-дип җавап бирә исерек ана.

(Бу фаҗига турында тулырак язманы газетабыз да укырсыз).

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев