Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Куркынычсыз тизлек–иминлек нигезе

Агымдагы елның беренче кварталы да тәмамланмады әле. Ә район юлларында 7 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде инде. Аларда 8 кеше һәлак булды, 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Узган ел бу чорда юл-транспорт фаҗигаләрендә бер генә кешенең дә һәлак булмавын исәпкә алсак, хәл борчу тудырырлык. Бер кешенең дә юл фаҗигасенә эләгәсе...

Агымдагы елның беренче кварталы да тәмамланмады әле. Ә район юлларында 7 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде инде. Аларда 8 кеше һәлак булды, 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Узган ел бу чорда юл-транспорт фаҗигаләрендә бер генә кешенең дә һәлак булмавын исәпкә алсак, хәл борчу тудырырлык. Бер кешенең дә юл фаҗигасенә эләгәсе килми бит. Аварияләр нинди сәбәпләрдән килеп чыгалар? Бу сорау белән район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллинга мөрәҗәгать иттек.

-Быел булган җиде авариянең бишесе тизлекне арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешүләр, бик күп аварияләр метеорологик һәм юл шартларын исәпкә алмаудан килеп чыгалар. Декабрь аеның бер көнендә генә дә бозлавыкта җәйге һәм тузган шиналар белән йөрү аркасында килеп чыккан аварияләрдә 11 кеше һәлак булды. Гыйнварда буран вакытында каршы як хәрәкәт полосасына чыгу нәтиҗәсендә 12 кеше дөнья белән хушлаштылар. Тизлекне арттыру юл-транспорт фаҗигасенә илтүче төп сәбәпләрнең берсе. Торак пунктлардан читтәге автомобиль трассаларында һава шартлары, күз күреме яхшы булганда куркынычсыз тизлек сәгатенә 90 километрдан артмаска тиеш. Томан вакытында, кар-яңгыр вакытында, бозлавыкта куркынычсыз тизлек күпкә түбән. Ә безнең автоһәвәскәрләр сәгатенә уртача 100-120 километр тизлек белән җилдерәләр. Күбесе һава шартларын исәпкә алмый. Бу исә фаҗигагә бер адым дигән сүз. Хәзер юллар чистарды, асфальт кипте дип ваемсызлык күрсәтергә ярамый. Кышкы көпчәкләрне алыштырырга да ашыкмаска киңәш итәр идем.

Иң мөһиме-юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Юл һава шартларын исәпкә алып куркынычсыз тизлек сайлагыз, узышканда аеруча игътибарлы булыгыз. Протекторлары ашалган шиналарны вакытында алыштырыгыз, тормоз системасын да тикшерегез.

Илгиз Җамалиев.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев