Юлда йөри белү мәртәбә, типмәс өчен дөнья тәртәгә
Елдан-ел урамнарда автотранспорт чаралары күбәя бара. Димәк, киеренкелек тә арта дигән сүз. Яшерен-батырын түгел, бу юл-транспорт һәлакәтләренең дә күбәюенә китерә. Иң аянычлысы-аларда балалар зыян күрә.
Шуңа күрә соңгы елларда балаларны тормыш иминлеге нигезләре һәм юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруга һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә игътибарның артуы очраклы түгел.
Районыбызның социаль яклау бүлеге социаль педагоглары Сиринә Зиннәтова белән Лилия Кәримуллина оештырган юл йөрү кагыйдәләрен ныгытуга нигезләнгән чара да 2 нче мәктәпнең 3 сыйныф укучылары өчен бик күп мәгълүмат бирде. Алар табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, бергәләп сорауларга җаваплар эзләделәр, бирелеп-бирелеп уеннарда катнаштылар.
Әлеге чара барышында юл-патруль хезмәте инспекторы Тимур Назметдинов биргән киңәшләр дә балалар өчен файдалы булгандыр дип уйлыйм. Аларның кайберләрен сезгә дә җиткерергә булдык:
"Машина агымы күп булганлыктан, хәзер урамнарда бик куркыныч. Сез гел чабып, уйнап йөрисез, артыгыздан күзәтеп тә бетереп булмый. Шуңа күрә үзегезне үзегез дә кайгыртсагыз, кагыйдәләрне үтәсәгез иминлегегез өчен яхшы булыр иде. Машиналарда йөргән вакытта исә сезнең өчен махсус кресло куелырга, куркынычсызлык каешлары эләктерелгән булырга тиеш. Каешлар эләктерелмәгән очракта, машина кисәк кенә туктап калса, алга таба ыргылып, бәрелүегез, ә иң куркыныч очракта тәрәзәдән очып чыгуыгыз бар. Шуңа күрә олыларга гына ышанмагыз, үзегезне үзегез дә карарга өйрәнегез.
Җәяүлеләр чыгу өчен көйләнелә һәм көйләнелми торган юллар бар. Көйләнелгән юлларда светофорлар була. Ләкин яшел ут янганда да, юлны карап кына чыгарга кирәк. Соңыннан айлар, еллар буе хастаханәләрдә ятканчы, 2-3 минутыңны югалту яхшырак. Чөнки һәр шофер да дисциплиналы түгел, машиналарның кайберләре ватык булырга мөмкин. Светофор куелмаган юллар-көйләнелми торган юллар дип атала. Мондый урыннарда я юлда сызыклар була, я махсус билгеләр куела.
Шулай ук велосипедта йөрүнең дә үз кагыйдәләре бар. 12 яшькә кадәр зур юлларда велосипед белән йөрергә ярамый. Торак йортлар, ишек алларында йөрегез. Велосипедчының махсус каскасы, тезләрне, терсәкләрне саклау өчен махсус киемнәре булса яхшырак.
фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев