"Берне эчсәң куркасың, икене эчсәң дә шөллисең әле, ә менә өченчене эчсәң бернәрсәдән дә курыкмыйсың инде". Бу исерекләр фәлсәфәсен еш ишетергә туры килә. Әйе, исереккә диңгез тубыктан шул. Югыйсә, аракы эчеп руль артына утырырлар идемени алар. Узган ел мировой судья Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе 1 бүлеге-исерек...
"Берне эчсәң куркасың, икене эчсәң дә шөллисең әле, ә менә өченчене эчсәң бернәрсәдән дә курыкмыйсың инде". Бу исерекләр фәлсәфәсен еш ишетергә туры килә. Әйе, исереккә диңгез тубыктан шул. Югыйсә, аракы эчеп руль артына утырырлар идемени алар. Узган ел мировой судья Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе 1 бүлеге-исерек хәлдә транспорт белән идарә итү буенча 125 административ эш карады. Агымдагы елда мировой судка шундый 12 эш керде инде.
Исерек килеш руль артына утырырга ярамаганлыгын һәркем яхшы белә. Бу хакта телевидение, вакытлы матбугат аша сөйләп, гыйбрәт алырдай хәлләр турында язып торалар. Алкоголь аз гына микъдарда да кешенең реакциясен киметә, бу исә юл-транспорт фаҗигаләренә илтә. Административ җаваплылыкның катгыйлыгы, эшсез калу, хәтта авариягә эләгеп имгәнү, якты дөнья белән хушлашу да куркытмый кайберәүләрне. Сәрхүш шофер үзен генә түгел, пассажирларының (күпчелек очракта иң якыннарын: хатынын, балаларын) гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куя.
Суд утырышларында: "Мин трассага чыкмадым, авыл урамнарында гына йөрдем", "Тизлекне арттырмадым, акрын гына кибеткә бардым", "Ә мин машинада тик кенә утыра идем", дип акланалар автосөючеләр. Бик күпләр, әлеге дә баягы, бөтен гаепне ЮХИДИ хезмәткәрләренә аударырга маташалар инде. "Алкотестр бирмәгәннәр, исереклекне ачыклау өчен больницага да алып бармаганнар имеш. Ә беркетмәне әйтеп торып яздырганнар, алар өчен кул куйганнар. Шаһитлар чакырмаганнар. Кыскасы, нинди генә аклану ишетмисең? Кайбер шоферлар инспектор туктаткач җәһәт кенә пассажир ягына чыгып утыралар икән. Алар руль артында булмаган янәсе.
Төрле сәбәпләр табып суд утырышларыннан качып йөрүчеләр дә бар. Беришләре гел "командировкада", икенчеләре больницада, өченчеләре авыр ата-аналарын тәрбиялиләр... Тик бу сәбәпләрнең берсе дә документлар белән расланмый. Шунысы хак, күпме генә качып йөрсәң дә, җаваплылык котылгысыз. Исерек хәлдә руль артына утыручылар ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр һәм утыз мең сум штрафка тартылалар. Әгәр бу административ хокук бозу кабатланса таныклык өч елга алына, илле мең сум штраф салына.
Хәмерле стаканга үренгәнче уйланыгыз. Икенчесен, өченчесен күтәргәч соң булуы бар.
фото yandex.ru
Нет комментариев