Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә

    Юл-транспорт һәлакәтләре бөтен дөньяны борчый торган проблемага әверелде шул.

    Ел саен аварияләрдә дистәләгән мең кеше һәлак була. Узган тугыз айда гына да татарстан юлларында 453 кеше аварияләр корбаны булды. Безнең район территориясендә ун айда 14 кешенең гомере өзелде.

    10-19 ноябрь көннәрендә районда Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алуга багышланган чаралар үткәрелә. Алар киң җәмәгатчелекнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, аварияләрдә корбаннар санын киметү, юл кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгәннәр.

    Фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: