Кызыл. Сары. Яшел рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аварияләр, корбаннар саны арта
Соңгы айларда республикабызда, шулай ук район территориясендә берсеннән-берсе аяныч нәтиҗәләргә, корбаннарга китергән юл-транспорт фаҗигаләре кабатланып тора. Һәлакәтләргә илтүче сәбәпләр, юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәртибе турында район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин белән әңгәмә кордык. (Тулырак язманы газетабызның 5 нче саныннан укый аласыз). (фото yandex.ru сайтыннан алынды)
-
Полицийскийлар кыюлыгы һәм балыкчылар битарафлыгы
Ел саен бер хәл кабатлана. Чулман боз белән капланырга да өлгерми, балыкчылар сәламәтлекләрен, хәтта тормышларын куркыныч астына куеп елга өстенә сибеләләр. Беренче боздан балык шәп каба, диләр инде. Әмма нинди генә судак, чуртанны да кеше сәламәтлеге, гомере белән бәяләп булмый бит. Ел саен МЧС кисәтеп тора. Әмма балыкчылар барыбер боз...
-
Әти-әни һәм мин–имин гаилә
Күптән түгел "Бәләкәч" балалар бакчасында "Әти, әни һәм мин-имин гаилә", дип исемләнгән күңелле конкурс үткәрелде. Иң элек, ата-аналар алдында район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев чыгыш ясады. Ул кыскача район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләре, корбаннар турында сөйләде. Авариягә илтүче төп сәбәпләргә киң тукталды. Аеруча балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны...
-
Җаваплылык тоеп
Милиционер булу теләге кечкенәдән бөреләнә Марсель күңелендә. Гаделлеге, кешелеклелеге белән Күгәрчендә генә түгел, күрше-тирә авылларда да хөрмәт яулаган күршесе, участок инспекторы Вакыйф Шәмсевәлиев кебек буласы килә аның. Олыга, кечегә итәгатьле Вакыйф абыйлары еш кына малайларны үз янына җыеп яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Ә кайвакыт бишекле мотоциклына утыртып урам әйләндерә. Телевидение,...
-
Полиция хроникасы
2013 елның октябрь аенда Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе буенча бүлегенә җинаятьләр һәм хокук тәртибе бозулар турында 188 хәбәр һәм гариза керде, 9 җинаять эше кузгатылды. Җинаять эше кузгатудан баш тарту турында 22 карар кабул ителде. 93 административ беркетмә төзелде.
-
Җинаятьче җәзасыз калмас
2013 елның сентябрь аенда Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегенә җинаять һәм хокук тәртибе бозулар турында 186 хәбәр, гариза керде. 13 җинаять эше кузгатылды, җинаять эшләре кузгатудан баш тарту буенча 14 карар кертелде, 100 административ беркетмә төзелде.
-
Халык участковые
Россия Эчке Эшләр Министрлыгы "Халык участковые-2013" Бөтенроссия конкурсы игълан итте. Өченче тапкыр үткәрелә торган конкурсның төп максаты-халыкның полиция хезмәткәрләренә карата ышанычын арттыру, абруйларын күтәрү, полиция участок уполномоченныйларының эшчәнлеге турында җәмгыятьтә уңай фикер формалаштыру.
-
Велосипедка да кагыйдәләр язылган
Октябрьская урамы буйлап һәрвакыттагыча тиешле тизлекне саклап кайтып барыш. Юл уңай хәрәкәт итүче яшь велосипедчыларның берсе кинәт машина каршына килеп чыкмасынмы. Тормоз педален идәнгә батырганымны сизми дә калдым. Теге ташбаш та, үзем дә курку-каушаудан катып калдык инде. Әгәр шунда кайберәүләр кебек 80-90 километр тизлек белән барган булсаң, фаҗига буласын көт...
-
Җаннар өзелә, күпме үкенеч кала...
Соңгы вакытта республикабызның автомобиль юлларында транспорт фаҗигаләренең артуы күзәтелә. Агымдагы елның 5 аенда республикада 1518 юл фаҗигасе теркәлде. Аларда 208 кеше үлде, 1947 кеше тән җәрәхәтләре алды. Безнең районда да аварияләр, аларда үлүчеләр, тән җәрәхәте алучылар саны узган елгыдан артык.
-
Полиция көндәлегеннән
10 июньнән 22 июньгә кадәр чорда Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегенә җинаятьләр, хокук тәртибе бозулар турында 81 хәбәр һәм гариза керде. 10 җинаять эше кузгатылды. Җинаять эше кузгатудан баш тарту турында 12 карар чыгарылды. 8 кеше исерек хәлдә транспорт белән идарә иткәннәре өчен административ җаваплылыкка тартылдылар....
-
Руль исерекне тыңламый
Балык бистәсендә яшәүче "А."ны аракы эч тә руль артына утыр дип шайтан котырткандыр инде. Югыйсә, исерек хәлдә юлга чыгар идеме? Ерак китә алмый шул, Олы Елга ягыннан Балык бистәсенә таба барганда руль идарәсен югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә чыгып ава. Әле дә ярый каршыга килүче машина...
-
Аварияләр, корбаннар саны арта
Агымдагы елның 5 аенда районыбыз юлларында 11 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 5 кеше һәлак булды, 14 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Узган ел белән чагыштырганда үлүчеләрнең, яраланучыларның артуы җитди борчу тудыра. Юллардагы вәзгыять хакында район ЮХИДИ бүлеге начальнигы А.Сафиуллин белән әңгәмә кордык.
-
Полиция хроникасы
2013 елның май аенда Россия эчке эшләр Министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегенә җинаятьләр, административ хокук бозулар турында барлыгы 182 гариза, хәбәр керде. Алар буенча 10 җинаять эше кузгатылды, 19 җинаять эше кузгату кире кагылды, 20 эш башка органнарга тапшырылды, административ хокук бозу турында 45 эш кузгатылды, 33 материаль элек...
-
Балалар иминлеге уртак бурыч
Тиздән җәйге каникуллар башлана. Нәкъ менә каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә-бер арта да инде. Балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Юллар читендә хәрәкәтчән уеннар белән мавыгып куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып җибәрәләр. Бу җәһәттән, укытучылар, ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр...
-
Велосипед– якын дустым
15 май көнне Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә юл хәрәкәте яшь инспекторларының "Куркынычсыз тәгәрмәч" район конкурсы булып узды. Малайлар һәм кызлар велосипедта оста йөрүдә генә түгел, ә бәлки юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча ярыштылар.