Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Балалар иминлеге уртак бурыч

Тиздән җәйге каникуллар башлана. Нәкъ менә каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә-бер арта да инде. Балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Юллар читендә хәрәкәтчән уеннар белән мавыгып куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып җибәрәләр. Бу җәһәттән, укытучылар, ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр...

Тиздән җәйге каникуллар башлана. Нәкъ менә каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә-бер арта да инде. Балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Юллар читендә хәрәкәтчән уеннар белән мавыгып куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып җибәрәләр. Бу җәһәттән, укытучылар, ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр иде, әлбәттә. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында караучысыз калдырырга һич ярамый.
Профилактик акция барышында ЮХИДИ инспекторлары балаларны махсус креслоларсыз, куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөртүче ата-аналарны ачыклауга игътибарны юнәлтәчәкләр. Ә мондый ата-аналар әледән-әле очрап тора. Балаларның гомере, сәламәтлеге турында кайгыртмаган ата-аналарның ваемсызлыгы һич аңлашылмый инде. Аларга административ тәэсир итү чараларын кулланырга туры килә. РФ административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 1 нче бүлеге нигезендә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен 500 сум күләмендә штраф салына. Бу чорда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балалар белән дә профилактик эш алып барылачак.
Җәй көне ике көпчәкле транспорт чаралары катнашында аварияләр саны арта. Беренче чиратта балигъ булмаган велосипедчылар, скутерчылар юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булалар. Безнең районда да скутер-мопедта җилдерүче малайлар бихисап. Еш кына 16 яше дә тулмаган малайлар скутерга утырып юлларга чыгалар. Кагыйдәләрне белмичә авария ситуацияләре тудыралар. Күп очракта шлемнары да булмый. Бер скутерга икешәр-өчәр утырып йөрүчеләре дә очраштыргалый. Ә бу аеруча зур куркыныч тудыра. Әлеге балаларның әти-әниләре нәрсә уйлыйлардыр, һич аңлашылмый инде.
Дөрес, скутерга идарә итү таныклыгы таләп ителми. Әмма аңа ниндидер уенчык итеп карарга һич ярамый. Аның белән идарә итүнең үз тәртипләре бар. Беренчедән, үсмергә 16 яшь тулган булырга тиеш. Мотошлем кияргә, үзең белән паспорт һәм скутер документларын йөртергә кирәк. Әгәр тиешле документлар булмаса, скутер штраф тукталышка ябылырга да мөмкин. Скутер йөртүчегә 16 яшь тулмаган булса, аңа төзелгән материаллар балигъ булмаганнар эше буенча инспекторга тапшырыла. Ул үз чиратында үсмернең ата-анасына административ беркетмә төзи. РФ административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе нигезендә 100 дән алып 500 сумга кадәр штраф каралган. Агымдагы елда гына да скутерда йөрү кагыйдәләрен, тәртипләрен бозган 15 балага беркетмәләр төзелде инде.
Дәүләт автомобиль инспекциясе ата-аналарны, транспортчыларны балаларның куркынычсызлыгын, иминлеген тәэмин итүгә җитди карарга чакыра.
15 майдан республикабызда, шул исәптән безнең районда "Игътибар-балалар!" профилактик акциясе башланды. Бу чара җәйге каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән. 15 июньгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар үткәрәләр, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне тоту буенча әңгәмәләр оештыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев