10 июньнән 22 июньгә кадәр чорда Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегенә җинаятьләр, хокук тәртибе бозулар турында 81 хәбәр һәм гариза керде. 10 җинаять эше кузгатылды. Җинаять эше кузгатудан баш тарту турында 12 карар чыгарылды. 8 кеше исерек хәлдә транспорт белән идарә иткәннәре өчен административ җаваплылыкка тартылдылар....
10 июньнән 22 июньгә кадәр чорда Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегенә җинаятьләр, хокук тәртибе бозулар турында 81 хәбәр һәм гариза керде. 10 җинаять эше кузгатылды. Җинаять эше кузгатудан баш тарту турында 12 карар чыгарылды. 8 кеше исерек хәлдә транспорт белән идарә иткәннәре өчен административ җаваплылыкка тартылдылар. Төрле административ хокук бозучыларга 56 беркетмә төзелде.
* * *
3 июнь көнне Анатыш авылында туктатылган "ВАЗ-21124" машинасының шоферында ялган таныклык булуы ачыклана.
* * *
1 июньнән 10 июньгә кадәр чорда Балык бистәсендә гражданин "Н."ның гаражыннан билгесез кешеләр электр инструментлары һәм тимер баскыч урлыйлар. Хуҗага 13 мең сумлык зыян китерәләр.
* * *
13 июнь көнне Балык бистәсе район үзәк больницасына пычак җәрәхәтләре белән гражданин "А." Һәм "К."китереләләр. Тикшерү барышында аларның ызгыш вакытында бер-берсен яралаулары ачыкланды.
* * *
2009 елның апрель аеннан 2011 елның октябрь аена кадәр гражданин "А." эш урыныннан файдаланып хуҗалык китабыннан берничә ялган өземтә язып бирә. Шул рәвешле дәүләткә 2116000 сумлык зыян китерә.
* * *
1 июнь көнне билгесез кешеләр Югары Әшнәк авылында Казанда яшәүче гражданин "Б."ның агач йортын сүтеп урлыйлар.
* * *
8 июнь көнне Балык бистәсендә гражданин "С." сәнәк күтәреп гражданин "Х."га үтерү белән яный.
* * *
20 июнь көнне Зюзино авылында гражданин "И." гражданка "М."ны кыйный һәм көчли. Шуннан соң "М."ның ире көчләүченең җилкәсенә пычак белән кадый.
Бу фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.
Нет комментариев