Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Аварияләр, корбаннар саны арта

Агымдагы елның 5 аенда районыбыз юлларында 11 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 5 кеше һәлак булды, 14 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Узган ел белән чагыштырганда үлүчеләрнең, яраланучыларның артуы җитди борчу тудыра. Юллардагы вәзгыять хакында район ЮХИДИ бүлеге начальнигы А.Сафиуллин белән әңгәмә кордык.

-Айрат Әгыйтович, Сабантуй көннәрендә юлларда машина ташкыны бермә-бер арта, тәртип бозучылары да булгандыр инде.
-Безнең күзлектән караганда Сабантуйлар тыныч узды, юл-транспорт фаҗигаләре теркәлмәде. Инспекторларыбыз транспортчыларга карата контрольне арттырдылар инде. Шунсыз мөмкин дә түгел. Бәйрәм булгач вак-төяк кагыйдә бозучыларны кисәттек кенә. Шулай да, 6 исерек транспортчы тоткарланды, 1 кеше таныклыксыз килеш руль артына утырган өчен җавапка тартылды, 2 скутер штраф-тукталышка ябылды.
-Аварияләр, бигрәк тә һәлак булучылар, яраланучылар саны арткан. Моның сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез?
-Юл фаҗигаләренең күпчелеге транспортчыларның, җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәмәве, ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында килеп чыгалар инде. Бигрәк тә узышу кагыйдәләрен бозып, руль идарәсен югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешү иң еш кабатлана торган юл-транспорт һәлакәте. Узган 5 айда гына да шундый 4 авария булды. Аларда 4 кеше үлде, 6 кеше яраланды. Җәяүлеләрне таптату быелгы күңелсез статистикада икенче урынны алып тора. 3 фаҗигадә 1 кеше һәлак булды, 2 кеше тән җәрәхәтләре алды. Исерек шофер гаебе белән 1 авария ясалды, 2 кешенең гомере өзелде, 3 се яраланды. Юлларда бигрәк тә торак пункт урамнарында тиешле тизлек режимын сакламау аварияләргә илтүче сәбәпләрнең берсе. Бигрәк тә яшьләр тизлек яраталар. Күптән түгел 1993 елгы гражданин "ВАЗ-21103" автомобиле белән рөхсәт ителгән тизлекне арттырып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм гр. "Щ." идарә итә торган мопедны бәрдерә. Нәтиҗәдә, "Щ."ның аягы сына. Сүз уңаеннан "ВАЗ" шоферы 2013 елда гына да 12 мәртәбә юл-транспорт кагыйдәләрен бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Ә юлларда мондый тәртипсезлек кайчан да булса фаҗигагә илтә инде.
-Фаҗигаләрне кисәтү, юлларда тәртип урнаштыру юнәлешендә нинди чаралар күрелә соң?
-Узган 5 айда инспекторларыбыз юл йөрү кагыйдәләрнең тупас бозуның 587 очрагын кисәттеләр. 36 транспортчы машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре, 3 се узышу кагыйдәләрен бозганнары өчен җавапка тартылдылар. Күп очракта менә шушы кагыйдәләрне бозу фаҗигаләргә илтә дә инде. Кайбер транспортчылар үзләренең куркынычсызлыклары турында кайгыртмыйлар. Каеш каптырмаган өчен-498, балаларны креслосыз йөрткән өчен 110 шоферга штраф салынды.
-Әңгәмә ахырында автосөючеләргә киңәшләрегезне дә бирегез инде.
-Юл хәрәкәтендә катнашучыларга үзара мөнәсәбәтләр культурасын тамырдан үзгәртергә кирәк инде. Һәркем шофермы ул, җәяүлеме үзара ихтирамлы, игътибарлы булсыннар иде. Шул вакытта гына юлларыбызда тәртип урнашачак, фаҗигаләр саны кимиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ юллардагы хђлђкђтлђр