2013 елның сентябрь аенда Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегенә җинаять һәм хокук тәртибе бозулар турында 186 хәбәр, гариза керде. 13 җинаять эше кузгатылды, җинаять эшләре кузгатудан баш тарту буенча 14 карар кертелде, 100 административ беркетмә төзелде.
Җир участокларын рәсмиләштерү өчен хуҗалык кенәгәсеннән ялган өземтәләр биргән 4 авыл җирлеге җитәкчесенә карата җинаять эше ачылды.
* * *
8 июль көнне Балык бистәсендә яшәүче гражданин Ш. билгесез кеше машинасы салонында балигъ булмаган кызга үтерү белән яный. 3 сентябрь көнне бу факт буенча җинаять эше ачылды.
* * *
23 августта Балык бистәсендә яшәүче гражданин "ВАЗ" автомобиле багажнигыннан аккумулятор һәм компрессор урлый. Машина хуҗасына 2 мең сумлык зыян китерә. Җинаять эше РФ җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 1 бүлеге буенча кузгатылды.
* * *
12 сентябрь көнне Корноухово авылында торак йортка законсыз рәвештә кергән өчен РФ җинаятьләр кодексының 139 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше ачылды.
* * *
25 август көнне Балык бистәсендә билгесез кеше гражданин Ш.ны кыйный. Ул башы белән брусчаткага егыла, авыр тән җәрәхәтләре ала. Җинаять эше 118 маддәнең 1 бүлеге буенча кузгатылды.
* * *
18 августта гражданин С.көрәк сабы белән үзенең балигъ булмаган кызын кыйный. Аңа карата да 116 маддәнең 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды.
Трактордан дизель ягулыгы урлаганы өчен гражданин Ш.га карата җинаять эше кузгатылды.
* * *
26 сентябрьдә бүлек хезмәткәрләре гражданин Х.ны тоткарлыйлар. Аннан наркотик матдә-мәк саламы салынган пакет алына.
* * *
27 сентябрьдә М-7 "Волга" автомобиль юлында билгесез ир-егетнең мәете табыла. Оператив группа чыгып тикшергәннән соң аның Зур Мәшләк авылында яшәгән гражданин З. булуы ачыклана. Бу җинаятьне кылган шофер юл-транспорт фаҗигасе булган урынны калдырып кача.
* * *
26 сентябрьдә Анатыш авылында Рус Әшнәге авылында яшәүче хатын-кызның сумкасын талап алалар. Тикшерү барышында җинаятьченең шәхесе ачыклана. Ул мондый җинаятьләре өчен элек тә суд каршына баскан Трой-Урай авылында яшәүче булып чыга.
Нет комментариев