Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Велосипедка да кагыйдәләр язылган

    Октябрьская урамы буйлап һәрвакыттагыча тиешле тизлекне саклап кайтып барыш. Юл уңай хәрәкәт итүче яшь велосипедчыларның берсе кинәт машина каршына килеп чыкмасынмы. Тормоз педален идәнгә батырганымны сизми дә калдым. Теге ташбаш та, үзем дә курку-каушаудан катып калдык инде. Әгәр шунда кайберәүләр кебек 80-90 километр тизлек белән барган булсаң, фаҗига буласын көт...

    Октябрьская урамы буйлап һәрвакыттагыча тиешле тизлекне саклап кайтып барыш. Юл уңай хәрәкәт итүче яшь велосипедчыларның берсе кинәт машина каршына килеп чыкмасынмы. Тормоз педален идәнгә батырганымны сизми дә калдым. Теге ташбаш та, үзем дә курку-каушаудан катып калдык инде. Әгәр шунда кайберәүләр кебек 80-90 километр тизлек белән барган булсаң, фаҗига буласын көт тә тор инде. Ата-аналарның вакыты юктыр инде, колагын бер борыйм әле дип машинадан төшкән арада кайсы-кая борчак кебек сибелде малайлар.
    -Җәйге каникуллар чорында ул велосипедчылар, скутерчылар бер баш бәласе инде. Соңгы вакытта республикада велосипедчы балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең дә артуы күзәтелә,-диде район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин. -6 айда гына да велосипедчы балалар катнашында 37 авария теркәлде. Аларда 1 бала һәлак булды, 36 сы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Узган ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 76 процентка, зыян күрүче балалар саны 15 кә артты. Июль аеның 10 көнендә генә дә балигъ булмаган велосипедчылар катнашында 6 авария теркәлде. Шуларның 5 сендә балалар юл йөрү кагыйдәләрен бозганнар. Бу саннарны ата-аналар да колакларына киртләп куйсыннар иде. Безнең районда балигъ булмаган балалар катнашында ике авария булды. Шуларның берсе әлеге дә баягы велосипедчы бала катнашында. Трой-Урай авылының бер тыкрыгында "Нива" йөртүче ян-як интервалны сакламый һәм велосипед белән баручы кызны бәрдерә. Кыз авыр тән җәрәхәтләре ала.
    -Велосипед мотоцикл түгел, әмма аның белән идарә итүнең дә үз кагыйдәләре бардыр бит?
    -Бар, әлбәттә. 14 яше тулмаган балаларга велосипед белән урамнарда йөрү рөхсәт ителми. Велосипедчылар бары тик бер рәт булып, мөмкин кадәр уң яктан хәрәкәт итәргә тиешләр. Җәяүлеләргә комачаулык итмәгән очракта юл читеннән (обочина) бару рөхсәт ителә. Велосипедта кулларны җибәреп йөрү, пассажир утырту, идарә итәргә комачаулардай йөк ташу тыела. Әгәр велосипед юлы булса, автомобиль юлларына чыгу да ярамый. Велосипедның тормозы, руле, сигнал бирү җайланмасы төзек хәлдә булырга тиеш. Шулай ук велосипедның алдында ак төстәге, артында кызыл төстәге, ян-ягында кызыл яки саргылт яктылык кайтаргычлар булу шарт.
    Кыскасы, велосипедка уенчык итеп карарга ярамый. Ул ниндидер дәрәҗәдә техник җайланма булган транспорт чарасы. Аның белән югарыда телгә алынган кагыйдәләрне төгәл үтәп йөргәндә генә фаҗигаләргә юлыкмассыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: