Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Руль исерекне тыңламый

Балык бистәсендә яшәүче "А."ны аракы эч тә руль артына утыр дип шайтан котырткандыр инде. Югыйсә, исерек хәлдә юлга чыгар идеме? Ерак китә алмый шул, Олы Елга ягыннан Балык бистәсенә таба барганда руль идарәсен югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә чыгып ава. Әле дә ярый каршыга килүче машина...

Балык бистәсендә яшәүче "А."ны аракы эч тә руль артына утыр дип шайтан котырткандыр инде. Югыйсә, исерек хәлдә юлга чыгар идеме? Ерак китә алмый шул, Олы Елга ягыннан Балык бистәсенә таба барганда руль идарәсен югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә чыгып ава. Әле дә ярый каршыга килүче машина очрамый. Югыйсә бик зур фаҗига булырга мөмкин иде бит. Бәхеткә каршы исерек шоферның үзенә бер нәрсә булмый, ә менә шактый зыян күргән "десятка" штраф тукталышка урнаштырыла. Хәер, "А."га кимендә ел ярым машина кирәк тә булмас та инде. Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе 1 нче бүлее нигезендә аңа 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный.
"десятка" штраф тукталышта "ял итә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев