Ел саен бер хәл кабатлана. Чулман боз белән капланырга да өлгерми, балыкчылар сәламәтлекләрен, хәтта тормышларын куркыныч астына куеп елга өстенә сибеләләр. Беренче боздан балык шәп каба, диләр инде. Әмма нинди генә судак, чуртанны да кеше сәламәтлеге, гомере белән бәяләп булмый бит. Ел саен МЧС кисәтеп тора. Әмма балыкчылар барыбер боз...
Ел саен бер хәл кабатлана. Чулман боз белән капланырга да өлгерми, балыкчылар сәламәтлекләрен, хәтта тормышларын куркыныч астына куеп елга өстенә сибеләләр. Беренче боздан балык шәп каба, диләр инде. Әмма нинди генә судак, чуртанны да кеше сәламәтлеге, гомере белән бәяләп булмый бит. Ел саен МЧС кисәтеп тора. Әмма балыкчылар барыбер боз өстенә керәләр, баталар. Быел да рәсми булмаган мәгълүматлар буенча районыбызда гына да 3-4 кеше бозлы суга чумып чыккан инде. Бәхеткә каршы батып үлүчеләр юк.
7 декабрь көнне 9 сәгать 40 минутта Балык бистәсе районы буенча эчке эшләр бүлегенә причал янында бер кешенең суга батуы турында хәбәр алына. Бүлек буенча җаваплы, полиция подполковнигы Рәдиф Зәйнуллин, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән һәлакәт булган урынга ашыгалар. Ярдан 25-30 метр ераклыкта бер кеше бар көченә боз өстенә менәргә азаплана. Шул рәвешле бозны вата-вата ярга таба 10 метрлап килгән дә инде ул. Якынча 15-20 минут азапланган. Һәр секунд кадерле. Подполковник Зәйнуллин ике дә уйламыйча ярдәмгә ташлана. Боз чытырдап ярыла башлагач, балыкчыга таба үрмәләп бара ул. Ведомстводан тыш сак хезмәткәре Марсель Нәбиуллин белән салкыннан аяк-куллары хәрәкәтләнми башлаган балыкчыны көч-хәл белән боз өстенә тартып чыгаралар. Ул арада ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитә. Бәлага таручыны район үзәк больницасына озаталар. Полиция хезмәткәрләре вакытында килеп, тәвәккәллек, кыюлык күрсәтмәсәләр, балыкчының тормышына да куркыныч янаган булыр иде, әлбәттә. Хокук тәртибе сакчылары буларак үз бурычларын үтәгәннәр инде алар.
Бу вакыйгада башка балыкчыларның битарафлыгы уйландыра. Рәдиф Зәйнулин әйтүенчә, алар бәлага таручы кешедән 200-300 метр ераклыкта гына утырганнар бит. Шулай булгач суда батучыны күрмәгәннәр, ишетмәгәннәр дип әйтеп булмый. Тик берсе дә ярдәмгә килмәгән. "Батучының котылуы, батучының үз эше" дигән принциптан чыгып яшибез шул күбебез.
Нет комментариев