AZUR air авиакомпаниясе 30 июльдән Казаннан Антальяга очышлар саннарын арттырды.
Өстәмә рейслар җәйге расписание тәмамланганчы пәнҗешәмбе көннәрендә — 25 октябрьдә башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан аэропорты матбугат хезмәтендә.
Хәзер авиаташучы бу юнәлеш буенча атнага биш рейс башкарачак. Очышлар өчен 336 экономик класслы пассажирга исәпләнгән Boeing 767-300 очкычлары, шулай ук 238 пассажир сыйдырышлы Boeing 757-200 очкычлары кулланыла.
Нет комментариев