Балык Бистәсендә  республика көненә һәм районның 95 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды
Җәмгыять

Балык Бистәсендә республика көненә һәм районның 95 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды

Балык Бистәсендә республика көненә һәм районның 95 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үткәрелде. Ул бик матур, күңелле, эмоциональ шартларда узды.

Бәйрәм рухы яр буе ял паркына якынлашуга ук үзен сиздерде. «Бәйрәм белән!», «Бәйрәм белән!» дип, тере коридорга тезелгән балалар һәм милли киемдәге хатын-кызлар кулларына флаглар тотып һәрбер килүчене сәламләделәр. Районның иң оста гармунчылары татар халык көйләрен уйнап каршы алдылар.
Ял паркына халык бик күп җыелды. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Илдар Таҗетдинов озатып йөрде. Алар үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән интерактив мәйданчыкларда үзләренең теләкләрен яздылар, керәшен карендәшләр оештырган мәйданчык янында кунакларны районның 95 еллыгы уңаеннан пешерелгән торт белән сыйладылар, соңыннан ипи, тоз, чәкчәк, башка татар милли ризыклары белән каршы алдылар. Районның балалар бакчалары һәм мәктәпләре бу ике истәлекле даталарга матур күргәзмәләр оештырганнар. Һәркайда район халкының милли колориты, осталыгы, таланты, җәй буяуларына кушылган табигать муллыгы сизелеп тора иде. 
Сәхнәдән шигъри юллар сибелде:
Буын артында буын,
 Вакыт су кебек үтә.
Ләкин гасырлар чагылышы
Кала анда мәңгегә.
Мәдәният хезмәткәрләре белән балалар күрсәткән театральләштерелгән тамаша Балык Бистәсе районының формалашу чорын ачык чагылдырды. Яңа колхозлар, тракторлар, комбайннар барлыкка килү вакыты... Бөек Ватан сугышы чоры әнә шулай район тарихында аерым сәхифә булып тора. 12 меңнән артык Балык Бистәсе кешесе Ватанны сакларга киткән, 7 меңнән артыгы мәңгегә сугыш кырларында ятып калган.
Якташларыбызның батырлыклары турында аларның югары дәүләт бүләкләре сөйли. 9 Балык Бистәсе егете Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган...
Бәйрәмне алып баручылар Гөлия Кәримуллина һәм Илшат Кәримуллин бәйрәмгә килүчеләрне сәламлиләр: “Быел без районның 95 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу һәркем өчен зур һәм истәлекле вакыйга. Бу - безнең туган ягыбыз, Татарстан. Чөнки без монда яшибез. Бу–безнең Ватаныбыз, без аның хезмәт сөючән халкы белән чын күңелебездән горурланабыз, аның матурлыгына сокланабыз.


Нет комментариев