Балык Бистәсе Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итә.
Җәмгыять

Балык Бистәсе Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итә.

Бүген илебез Бөек Җиңү көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Балык Бистәсе Үзәк мәйданында да Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг булып узды.

Сугыш чорларын чагылдырган театральләштерелгән тамаша һәркемне ул минутларны данлы үткәнгә кайтаргандыр. Дәүләт гимннары яңгыраганнан соң митингның ачылышын игълан иттеләр. Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Радик Ислямовның, Татарстан Республикасының Эш һәм мәшгульлек, халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллинның, тыл хезмәтчәне, махсус операциядә катнашучы, яшь буынның котлау чыгышларыннан соң Җиңү парады башланды. Без сезгә әлеге тантанадан фоторепортаж, видеороликлар тәкъдим итәбез.


Нет комментариев