Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре ОСАГО полисын рәсмиләштерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен компенсация рәвешендә кайтара ала.
Ташлама транспорт чарасы медицина күрсәткечләре буенча кирәк булган очракта бирелә.
Ярдәмне балигъ булган инвалидлар һәм аларның законлы вәкилләре, шулай ук инвалид балаларның ата-аналары, уллыкка алучылары, опекуннары һәм попечительләре рәсмиләштерә ала, дип яза Татар-информ. Автомобильгә ихтыяҗ реабилитация һәм абилитациянең индивидуаль программасында күрсәтелгән булырга тиеш.
Дәүләт иминият премиясенең 50 процентын компенсацияли. Гаризаны Россия Социаль фонды, кирәкле мәгълүматлар булган очракта, 5 эш көне эчендә карый. Документлар җитмәгәндә, бу срокны тагын 5 эш көненә озайтырга мөмкиннәр. Килгән мәгълүматлар нигезендә соңгы карар шулай ук биш эш көне эчендә кабул ителә.
Нет комментариев