Матурлык бүләк итүче: Райзәлә Идиятуллина үзенең чәчәкле-зефирле дөньясы турында
Җәмгыять

Матурлык бүләк итүче: Райзәлә Идиятуллина үзенең чәчәкле-зефирле дөньясы турында

Райзәлә Идиятуллина – Яңа Арыш авылы кызы, бүген исә ул кешеләргә бәйрәм кәефе һәм матурлык өләшүче оста.

Аның кулыннан узган зефир букетлар һәм кетердәп торган кош теле хисләрне сүзсез генә аңлата белә. Газета укучылары өчен без аның тормышы, иҗаты һәм гаиләсе турында әңгәмә кордык.

– Райзәлә, туган авылыгыз Яңа Арыш күңелегездә ничек саклана?

– Ул минем хәтердә ак яулыклы әбиләр һәм челтерәп аккан су буйлары булып уелып калган. Ул чактагы бик күпләр инде арабызда булмаса да, мин капка төпләрендә гөрләшеп утыручы әбекәйләрне, капка алды тулы каз-үрдәкне һәм яр буеның бала-чага тавышыннан гөрләвен әле дә ямь-яшел итеп күз алдыма китерәм. Иң җылы мизгелләр - печән исе сеңгән эссе көннәр, кичке тынлыкта өлкәннәрнең әкрен генә дөнья хәлләрен сөйләшүе... Һәм, әлбәттә, каз өмәләре вакытында бөтен урамны тутырган шатлыклы шау-шу. Бу якты хатирәләр вакыт узган саен нурланыбрак, сагындырып искә төшә.

– Гаиләгез сезнең эштә катнашамы? Камыр исе һәм чәчәкләр аларга комачауламыймы?

 – Минем өчен гаилә – ул берьюлы артка ышыкланыр ныклы тылым да, эшнең яртысын үз җилкәсендә күтәрүче команданың бер өлеше дә. Ирем белән балаларым камыр исенә дә, аш-су бүлмәсен тутырып торган чәчәкләргә дә яхшы карыйлар. Алар минем хезмәтемне аңлый, кирәк вакытта алар ярдәмгә киләләр .Хәзер мин иремә көндәлек эш буенча мөрәҗәгать итмим диярлек, бары тик әзер букетларны гына тапшырам.

– Сезнең гадәти көнегез ничек башлана? Кайчан йокыдан торасыз?

– Минем иртәләр еш кына сәгать 4–5 тә үк башлана. Бу вакытта инде камыр куелган була. Бәйрәм алдыннан исә кайчак 2 дә ятып, 3 тә торган чаклар да була. Балаларны бакчага һәм мәктәпкә озаткач, төп эш көне башлана: зефирны мин үзем ясыйм. Ярдәмчеләрем – кызлар бар. Алар букетлар җыярга булыша, һәм без бергәләп күпсанлы әйберләрне өлгертеп бетерәбез.

– Мондый күләмле эш кулларны талдырадыр. Вакытыгыз җитмәгән очракларда нишлисез?

– Кызганыч, андый вакыт юк: «бер сәгатьтән килеп алабыз» дип язсалар да, мин сикереп торып заказны кабул итәм. Бу бик яхшы гадәт түгел, балалардан еш кына «әни, син гел эшлисең генә» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Хәзер мин бу кимчелегем өстендә эшлим. Психолог киңәшен тотып, вакытым булмаса, «юк!» дип әйтергә өйрәнәм. Моның өчен графикка ял көннәрен дә кертә башладым.

– Чәчәкләр һәм ризык – икесе ике төрле дөнья. Ни өчен нәкъ менә шушы кушымта сайладыгыз?

 – Биш ел элек интернет челтәрендә зефирдан ясалган чәчәкләр фотосына тап булдым. Ул вакытта бу юнәлеш сирәк иде, кирәкле миксер һәм насадкаларны Кытайдан гына заказ биреп алып була иде. Беренче букетларны мин икенче улым белән корсаклы килеш өйрәндем. Көндез бала белән мәшгуль булсам, төнлә килеп чыкмаган өчен елый-елый камыр куя идем. Нәтиҗәдә ике айдан соң гына беренче матур бизәкләр барлыкка килде. Беренче вакытларда бер үк букетны 2–3 тапкыр сүтеп җыярга туры килгәләде. Хәзер ул чактагы авырлыклар барысы да күңелле хатирәгә әйләнде.

– Сезнең кетердәп торган кош теленең сере нидә? Профессиональ серләрегезне бүлешегез әле.

– Сере – майның һәм камырның дөрес температурасында. Май нык кызган булса, ул камырны йотачак һәм ризык саргылт төскә кереп пешәчәк. Камыр бераз куерак булырга тиеш, ләкин артык коры да түгел. Тагын бер сер –токмачны үтә күренмәле итеп, нибары 12 миллиметр калынлыкта гына җәю. Нәкъ менә бу нечкәлек кетердәүне бирә.

– Кешеләр сезне ничек эзләп табасарафан радиосыннанмы, әллә социаль челтәрләрдәнме?

– Иң мөһиме – «сарафан радиосы». Кешеләр букетны бүләк итеп алалар да, үзләренең туйларына, юбилейларына ясатырга дип языла. Социаль челтәрләр дә яхшы эшли, әмма аларны алып барыр өчен бик күп вакыт кирәк. Яңа клиентларның күбесе рекомендация буенча килә, бер тапкыр заказ биргәннәр исә кабат-кабат әйләнеп кайта.

– Букетларыгызда милли элементлар бармы?

– Юк, мин үзем ак һәм алсу төсләрдән торган композицияләрне яратам. Шулай да күңелнең бер читендә хыял бар – «Казан күчтәнәче» яки «Татарстан күчтәнәче» дип язылган открытка чыгарасым килә. Бу букетларны тагын да тулырак итеп, туган якка мәхәббәтне күрсәтер иде.

– Эшне ташлыйсы килгән мизгелләр булдымы? Кулларны төшермәскә нәрсә ярдәм итте?

– Әлбәттә, булды. Баштагы скепсис – «зефир яратмыйм», «модасы бетәр» дигән сүзләр, клиентларның икенче тапкыр кайтмас дип курку... Эшне ташлау теләген нәкъ менә якын кешеләрнең җылы сүзе һәм янда «Син молодец, синнән була ул!» дип торучы терәк саклап калды. Бүгенге көндә минем 5 ел дәвамында һәр бәйрәмгә заказ бирүче тугры клиентларым бар – аларның ышанычы минем өчен иң зур мотиватор.

– Алга таба эшегезне ничек үстерергә уйлыйсыз?

 – Зур планнар белән яшим. Зефир ясау серләрен теләгән барлык кешеләргә дә өйрәтәм.

– Пироглар пешерергә хыялланган декрет ялындагы яки офиста эшләүче хатын-кызларга нинди киңәш бирер идегез?

– Курыкмагыз! «Моны эшләргә кирәк» дигән уй башыгызга керүгә үк, шул ук секундта тотыныгыз. Ике секундтан соң инде шикле фикерләр туа башлый, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз – тырышсаң, барыбер килеп чыгачак. Эшләп карау һичьюгы үкенеп утырудан яхшырак. Тизрәк нәтиҗә күрәсегез килсә, кечкенә адымнар белән булса да хәрәкәт итегез: бүген, мәсәлән, камыр рецепты өстендә генә эшләп карагыз.

Әңгәмәне Рәзилә Мөхәммәтрәхимова әзерләде.


Нет комментариев