Татарстанда 19 августта җылыну көтелә – көндез һава 25-30 градуска кадәр rкүтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгендә хәбәр иттеләр.
Көндез явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал.
Көньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 13 метрга кадәр көчәя.
Нет комментариев