Легендар җырчы Әлфия Авзалованың кызы вафат булды
Җәмгыять

Легендар җырчы Әлфия Авзалованың кызы вафат булды

Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалова вафат булды.

Бу хәбәрне Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Мәрхүмәне соңгы юлга якыннары, туганнары һәм дуслары озаткан. Гүзәл Зиннур кызы әнисе белән фирдәвес җәннәтендә очрашсын.

Мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова  Гүзәл һәм Зөлфия исемле ике кыз тәрбияләп үстерде. 

Әлфия Авзалованың нәсел дәвамчылары – Иделия, Лейсән, Әскар һәм Рената исемле оныклары һәм Ева, Кристан-Александр, Себастьян-Эндрю, Максимильян исемле оныкчыклары.

 


Нет комментариев