Бүген Республикада яңгыр һәм +29 градуска кадәр җылы көтелә
Җәмгыять

Бүген Республикада яңгыр һәм +29 градуска кадәр җылы көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренчә, бүген, 20 августта, республикада кыска вакытлы, яшенле яңгыр көтелә, кайбер урыннарда боз явуы ихтимал.

 Көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә искән җил төньяк-көнбатышка күчә, урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга, яшен вакытында 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк, республиканың көнчыгыш районнарында +29 градус тәшкил итәчәк.

 


Нет комментариев