Шәймарданов Зәки Шәймәрдан улы 1923 елда Балык Бистәсе районы, Биектау авылында туган. 1942 елның мартында армиягә алына, Сталинград артучилищесына җибәрелә. Зәки 13 нче гвардия дивизиясенең артполкында туп төзәүче булып китә, гвардия сержанты дәрәҗәсе ала. Сталинград, Курск, Украина җирләрендә дошман танкларын юк итә. Сандомир урыны өчен бәрелешләрдә ул аеруча батырлык күрсәтә. 1944 елның сентябренә ул шартлаткан танкларның саны 21 гә җитә, дошманның 17 тубын, 11 бронетранспортерын, йөзләгән солдат һәм офицерын юк итә. 1944 елның 13 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң туган ягында яши. 1967 елның 29 гыйнварында вафат була.
Гыйззәтуллин Миңнулла Сөнгать улы 1925 елның 10 ноябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Күки авылында крестьян гаиләсендә туган. 1943 елның декабрендә сугышка керә.
Миңнулла Гыйззәтуллин 1944 елның 30 июлендә дошманның көчле уты астында Баранув-Сандамерски (Польша) шәһәре янында Висла елгасын кичеп чыккан. Дошман траншеяларына гранаталар ыргытып, аңа автомат уты яудырып, ул үз подразделениесенең елга аша кичеп чыгуын тәэмин иткән. М.Гыйззәтуллинга Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 23 сентябрендә бирелгән.
1947 елдан Казанда яшәгән, тимер-бетон конструкцияләр заводында электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Ленин, 1 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән.
1993 елның 26 сентябрендә вафат.
Сергеев Александр Тимофей улы 1916 елның 30 августында Балык Бистәсе районы, Шиланка авылында туган. Чистай шәһәрендә ветеринария техникумын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышында–1941 елның июленнән. 9 нчы гвардия кавалерия полкында эскадрон командиры гвардия капитаны Сергеев Фюрстенвальде шәһәре өчен сугышларда бик зур батырлыклар күрсәткән. 1945 елның 23 апрелендә аның эскадроны, Шпрее елгасын кичеп чыгып, плацдарм яулап ала, полкның калган сугышчыларының Франкфурт–Берлин автострадасына чыгуларын тәэмин итә, дошманнарның 8 контр-һөҗүмен кире кагып, 5 корал һәм сугыш кирәк-яраклары складын яулап ала. 1945 елның 31 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
1946 елдан Александр Сергеев Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. Ленин, Кызыл Байрак, 1 дәрәҗәдә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. 1979 елның 10 июлендә вафат.
Меркушев Александр Максим улы 1918 елның 14 ноябрендә Балык Бистәсе районының Рус Әшнәге авылында крестьян гаиләсендә туган. 1942 елда командирларның белемен камилләштерү курсларын тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышына 1942 елның августында киткән. Укчы полкның рота командиры, өлкән лейтенант Меркушев 1944 елның 28-29 июнендә Шатково авылы тирәсендә (Могилев өлкәсенең Бобруйск районы) һәм Бобруйск-Минск автомагистралендә барган сугышлар вакытында чолганыштан чыгарга омтылган дошманның 13 һөҗүмен кире кайтарган. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның мартында бирелә. 1959 елда Меркушев запаска чыккач Минск өлкәсе Логойск районының Плещеницы бистәсендә яши. Ленин, Александр Невский, өч Кызыл Йолдыз, ике I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Вафат.
Давыдов Селиверст Василий улы 1918 елның 15 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Мельничный Починок авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елның июненнән фронтка алына.
107 нче танкка каршы артиллерия полкының орудие командиры, гвардия сержанты С.Давыдов 1943 елның 13-14 нче октябрендә Мелитополь тирәсендә дошман оборонасын өзгәндә үзенең расчеты белән шәһәргә беренче керә.Урам сугышларында дошманның 5 танкын, 9 пулемет ноктасын, күп кенә солдатын юк итә. Фашист автоматчылары аның тубын чолгап алгач, түгәрәк оборона оештыра һәм чолганыштан исән-имин чыга. Советлар Союзы Герое исеме аңа 1943 елның 1 ноябрендә бирелә. 1946 елдан Шомбыт авылында яши. Ленин, 1 дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.
1992 елның 14 маенда вафат.
Русаков Климент Сергей улы 1904 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Уракча авылында туган. 1941 елда, Мәскәү шәһәрендә пехота мәктәбен һәм командирлар составын камилләштерү курсларын бетергән.
1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтында. 240 нчы укчы полк (1нче Белоруссия фронты), полковник Русаков җитәкчелегендә 1944 елның 31 июлендә төнгә каршы, тиз хәрәкәт итеп, Висла елгасын кулдан эшләгән җиһазлар белән кичеп чыгып, Пулаво шәһәре (Польша) астында плацдарм яулап алган. Аны саклау, киңәйтү өчен барган сугышларда дошманның күп контрһөҗүмнәрен кире кагып, аларның бик күп сугышчыларын һәм техникасын юк иткәннәр. 1945 елның 24 мартында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Климент Русаков запаска чыгып, Винница шәһәрендә яши. Ике Ленин, дүрт Кызыл Байрак, III дәрәҗә Суворов, Александр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Вафат.
Иванов Валентин Прокофий улы 1911 елда Каз. Чаллы авылында туа. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Өлкән лейтенант, батарея командиры Сталинград, Орлов юнәлешендәге сугышларда катнаша. Берничә тапкыр яралана. 1943 елның көзендә Днепр өчен барган каты бәрелешләрдә Валентин Иванов дивизионы немец оборонасын җимереп алга ыргыла. Аның дивизионы беренчеләрдән булып елганың уң як ярына аяк баса. Валентин Иванов үзен оста артиллерист итеп таныта. Днепр өчен барган сугышларда аның дивизионы дошманның күп төрле сугыш коралын юкка чыгара. Бу батырлыклары өчен аңа 1943 елның 17 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. В.П.Иванов 1986 елда Казан шәһәрендә вафат була.
Рыжов Михаил Иван улы 1922 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Уракча авылында туган. 1944 елны Оренбургта хәрби авиация очучылар хәзерләү мәктәбен тәмамлаган.
1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтында.
103 нче штурмлау авиация полкында звено командиры, лейтенант Рыжов 1945 елның май аена кадәр дошманның сугышчылар һәм сугыш техникасы җыелган урыннарны штурмлау һәм бомбага тоту өчен 123 сугышчан очыш ясаган. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Михаил Рыжов Днепропетровск өлкәсе Кривой Рог шәһәрендә яши. Ленин, ике Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, ике I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Вафат.
Петухов Игнатий Павел улы 1914 елның 27 декабрендә Балык Бистәсе районының Масловка авылында крестьян гаиләсендә туган. 1936 елда Совет Армиясенә алынган. 1938 елда кече лейтенантлар курсларын, аннары команда составын камилләштерү курсларын тәмамлаган. 1942 елдан Бөек Ватан сугышында.
20 нче понтон-күпер батальоны командиры, капитан Игнатий Петухов 1943 елның 23 сентябреннән 5 октябренә кадәр Козинцы авылы янында (Киев өлкәсе Кагарлык районы) армия гаскәрләренең Днепрны кичүен оста оештырган, шуның белән елганың уң як ярын яулауны һәм плацдармны киңәйтүне тәэмин иткән. 1943 елның 23 ноябрендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.1945 елда подполковник И.П.Петухов, яралану сәбәпле, отсавкага чыккан. Туган авылында яшәп эшләгән. Ленин, Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.
1950 елның 7 маенда вафат.
Барый Гани улы Шәвәлиев 1925 елның 4 мартында Түбән Тегермәнлек авылында крестьян гаиләсендә туа. 1932 елда ул Түбән Тегермәнлек башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1936-1939 елларда үзенең укуын Югары Тегермәнлек җидееллык мәктәбендә дәвам иттерә. Ул яхшы укый. Җиде классны тәмамлаганнан соң, 1939 елда комсомол сафларына керә.
Фашистик Германиянең 1941 елда хыянәтчел рәвештә Советлар Союзына каршы сугыш ачуы 16 яшьлек Барыйда да нәфрәт тудыра. Әтисе Гани сугышка китә. Аның да тизрәк үсеп фронтка китәсе килә. 17 яшьлек яшәү дәрте ташып торган көчле егет 1943 елның 7 январендә сугышка китә. Кыска сроклы өйрәнүләрдән соң,ул Белоруссиянең Орша шәһәре тирәсенә эләгә.1944 елның 23 июнендә Белоруссиянең Осинторф авылы янында Александр Матросов кебек үк дошман ут ноктасын күкрәге белән каплап батырларча һәлак була
Нет комментариев