Бүген Республикада  җылы һава торышы булачак
Җәмгыять

Бүген Республикада җылы һава торышы булачак

Бүген, 25 ноябрьдә, Татарстанда Балкан циклоны китергән карлы, әмма әле шактый җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә башланган явым-төшем иртән дәвам итәчәк, урыны белән кар, җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшемнәр булачак. Республиканың кайбер районнарында бураннар чыга һәм бозлавык барлыкка килә. Көндез явым-төшем урыны-урыны белән генә күзәтелергә мөмкин.

Тизлеге 7-12 метр тәшкил иткән көньяк-көнчыгыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Төбәк юлларында бозлавык, урыны белән кар боткасы барлыкка килә.

Көндез Татарстан буенча һава +4..-1 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +1...-1 градуска кадәр).

 


Нет комментариев