Бүген Республикада  җепшек кар һәм яңгыр көтелә
Җәмгыять

Бүген Республикада җепшек кар һәм яңгыр көтелә

Бүген Республикада җепшек кар һәм яңгыр көтелә Тулыра

Татарстанда бүген җепшек кар һәм яңгыр, урыны белән бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

 Көндез кайбер районнарда аз һәм уртача явым-төшем булачак. Иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә.

Һава температурасы -1 дән +4 градуска кадәр булачак. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.

 


Нет комментариев