Кибет киштәләрендә туклану продуктларының күләме һәм төрләре даими рәвештә артып торуы күпләр өчен уңайлы.
Чөнки, барыбыз да диярлек кибетләрдә җаның теләгәнне сайлап алу турында хыялланып яшәде. Шуңа без дә бүген сүзне озакка сузмыйча районда яшәүче һәркем диярлек яратып куллана торган товар хакында, дөресрәге, аны җитештерүчеләрнең хезмәтләрен телгә алырга булдык.

Чыннан да, инде күпләр үз итеп өлгергән “Әнкәй пилмәннәре” исеме белән җитештерелгән бу туклану продуктын районыбызда белмәүчеләр сирәктер. Ун ел элек фермер тырышлыгы белән башланган әлеге изге эшнең ярты юлда тукталып калмыйча дәвам итүенең сере нәрсәдә соң?
Сыйфат һәм чисталык алгы сызыкта
Бүген күпләрне кызыксындырган бу сорау белән без бистәбезнең фермеры Камил Садыйковка мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренә караганда, беренче көннән үк алар сыйфат һәм чисталыкны алгы планга куеп эш итәләр.
Бу таләпләрнең бүген дә әле шулай сакланып калуы барыбызны да сөендерә. Чөнки, эре сәүдә йортларында еш кына теге яки бу ризык белән кызыксынганда сатып алучыларыбызның, моның составында тагын пальма маен кушканнардыр инде, дигән сорауны еш ишетергә мөмкин.
Ә менә пилмән эшләүче уңганнарның уйлары андый түгел. Без моңа фермер белән әңгәмә вакытында да инандык. Күп нәрсә производствода он, ит, суган, йомырка ише натураль продуктларның кулланылуына бәйле шул. Биредә дә беренче эш көненнән үк алар әнә шундый әһәмиятле чималны ышанычлы хуҗалыклардан гына сатып алырга гадәтләнгәннәр.
Фермерның мондый җитди һәм җаваплы эшкә алынуына, элек аның авыл хуҗалыгы тармагындагы сөт продуктларын эшкәртеп туклану товарлары җитештерүдәге бай тәҗрибәсе зур этәргеч ясаган. Шуңа, ул тәвәккәлләп иң элек дәүләт ярдәме белән Шумково авылында элеккеге терлекчелек фермасын сатып алып үзенең фермерлык хуҗалыгына нигез салган.
Балаларның киләчәген кайгыртып
Шул елны уллары Айнур, Илнур һәм төпчеге Илсафының киләчәге, ишле гаиләләре турында кайгыртып, туганнары, якыннарының ярдәменә таянып фермерыбыз Балык Бистәсендә үзләренең азык-төлек товарлары җитештерү цехын ачырга да карар кылган. Олы эшне гадәттә тирәнтен уйлап, барысын да исәпләп, республиканың данлыклы товар җитештерүчеләре тәҗрибәсен өйрәнүдән башлыйлар.
Алар да үз якыннары янәшәсендә эшләргә теләге булган эш сөючән, оста куллы Фәния Җәләлова, Әлфия Абдуллина кебек тәртипле хезмәткәрләрне чакырып, ул чорларда Яр Чаллы шәһәрендә, Сарман, Балтач районнарында гөрләтеп эшләгән пилмән ясаучылар тәҗрибәсен өйрәнәләр, һәммәсенең эш алымнары белән җентекләп танышып кайберләрен үзләренә кулланышка алалар.
Чыннан да, эшлекле визит нәтиҗәле килеп чыга. Үзләре өчен алар аннан байтак кына кирәкле һәм файдалы эш алымнары серләренә төшенеп кайталар. Шулай итеп, тәвәккәлләп алар район үзәгендә 2016 нчы ел ахырында әлеге продукция җитештерүгә керешәләр. Әлбәттә, беренче чиратта аны цехта эшләүчеләр, туган-тумачалар авыз итеп үз фикерләрен белдерә.
Читтә танылуларында әле үзебезнең дә өлешебез тиде. Казан шәһәрендә яшәүче сеңелем кунакка килгәч аны барыбыз да яратып өлгергән, “әнкәй пилмәннәре” белән сыйладык. Күңеленә охшаганлыктан берничә тартмасын күчтәнәчкә дә биреп җибәрдек.
Туганнардан башланды
Өенә кайткач ул гадәттәгечә күршеләрен, якыннарын кунакка чакырган. Берничә көннән алар 45 тартма пилмәнгә заказ сорап хәбәр иттеләр. Шул көннән башлап шәһәрдә Бистәбезнең “Әнкәй пилмәннәре” зур популярлык казанды. Ун ел вакыт эчендә биредә шактый үзгәрешләр кичергәннәр. Цехта заманча яңа җиһазлар урнаштырганнар, кул хезмәте җиңелләшкән.
Шулай да әле машина белән ясаганына караганда кул белән эшләнгән пилмәнгә сорау зуррак икән. Цехта үз кешеләре, якыннары белән бергә уңган-булган, үз эшләренең чын осталары Фәимә Гыйләҗева, Әнисә Кәлимуллина, Нурсанә Каюмова, Газимә Мозаффарова, Алия Ибраһимова, Дания Шәйдуллина кебек булдыклы, тырыш апалар-кызлар бу эшне күңел биреп, пөхтә итеп башкаралар. Хезмәт коллективы үзара дус, тату яши.
Биредә эш башынан башлап йөргән Илнур Садыйков бүген коллективны җитәкли. Еш кына әле монда аңа башка күп кенә җаваплы эшләрне башкарырга да туры килә. Иң куанычлысы, алар бер вакытта да күләм артыннан кумыйлар, план үтибез, дип тә кабаланмыйлар. Җитештерелгән продуктка сорау элеккегечә сакланып килә.
Сатып алучылар белән тыгыз элемтәдә булулары, халык тәкъдименә колак салулары да әһәмияткә ия. Товарны даими төрлеләндереп, еш үзгәртеп һәм яңартып торалар. Бүгенгесе көнне дистәдән артык төрдә ярым фабрикатларның сатылмыйча озак ятмавы шуның ачык мисалы.
Нет комментариев