Чирмешән районы делегациясе  Балык Бистәсендә булып китте
Җәмгыять

Чирмешән районы делегациясе Балык Бистәсендә булып китте

18 ноябрьдә, үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов хезмәттәшләре белән Балык Бистәсенә килде.

Делегацияне Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов каршы алды һәм озатып йөрде.


Очрашу барышында ике як та «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашу шартлары һәм практикасы турында фикер алыштылар, шулай ук муниципаль берәмлекләрне үстерү мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклаштылар.


Визит кысаларында кунаклар Фзтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә һәм «Идея» Яшьләр үзәгендә булдылар. Әлеге объектлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән иде.


Мондый очрашулар уңышлы практикалар белән уртаклашырга, хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсен үзләштерергә һәм авыл территорияләрен алга таба үстерү өчен яңа чишелешләр табарга мөмкинлек бирә.
 


Нет комментариев