Балык Бистәсендә эре мөгезле терлекләрне законсыз ташу фактын ачыкладылар
Җәмгыять

Балык Бистәсендә эре мөгезле терлекләрне законсыз ташу фактын ачыкладылар

Рус Әшнәге авылында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, Балык Бистәсе районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Рамил Кадыйров белән берлектә, эре мөгезле терлекләрне законсыз ташу фактын ачыкладылар.

Тикшерү барышында «Газель» автомобиле туктатылган, анда 25 көнлек алты бозау булган. Шул ук вакытта машина йөртүченең терлекләргә ветеринария документлары булмаган. Ачыкланган факт буенча ветеринария инспекторы тиешле беркетмә төзегән.


Кирәкле материалларны рәсмиләштергәннән соң, транспорт чарасын Ульяновск өлкәсе чигенә кадәр озатып, аны күрше төбәкнең ветеринария инспекторларына тапшыралар.

Авыл хуҗалыгы терлекләрен йөрткәндә ветеринария документлары булу мәҗбүри.

Алар ветеринария иминлеген тәэмин итү һәм терлекләрнең хәрәкәтен тикшереп тору өчен кирәк.
 


Нет комментариев