Контейнер мәйданчыклары янә чүп-чар белән тулы
Җәмгыять

Контейнер мәйданчыклары янә чүп-чар белән тулы

Районда контейнер мәйданчыкларын көнкүреш һәм эре габаритлы калдыклар белән чүпләү проблемасы һаман сакланып килә.

Даими җыеп торуга карамастан, хәл көннән-көн кабатлана. Кич белән тәртип урнаштырылганнан соң мәйданчыклар чиста кала, әмма иртәнгә контейнерлар янында яңадан агач ботаклары, иске җиһазлар, такталар һәм төзелеш чүп-чарлары өемнәре күренә башлый.


Мондый вәзгыять урамнарның тышкы күренешен бозып кына калмый, коммуналь хезмәткәрләргә өстәмә кыенлык та тудыра.
Исегезгә төшерәбез, контейнер мәйданчыклары бары тик каты коммуналь калдыкларны җыю өчен генә каралган.

Анда төзелеш чүп-чарларын, иске җиһазларны, агач ботакларын һәм башка зур габаритлы калдыкларны ташларга ярамый. 
Халыкка төзелеш калдыкларын һәм иске җиһазларны чыгаруны мөстәкыйль оештырырга, ә үсемлек калдыкларын билгеләнгән тәртиптә утильләштерергә кирәк.


Торак пунктның чисталыгы - гомуми җаваплылык. Район халкыннан  калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүләрен, коммуналь хезмәткәрләрнең хезмәтен хөрмәт итүләрен һәм контейнер мәйданчыкларын чүплеккә әйләндермәүләрен сорыйбыз.
 


Нет комментариев