Якташыбыз композитор Фәтхерахман Әхмәдиев исеме менә ничә еллар инде район, республика сәхнәләреннән яңгырый.
Аның исемен Балык Бистәсе балалар сәнгать мәктәбе йөртә, аның исеме белән районкүләм җыр сәнгате фестивале уза.
Узган җомга көнендә “Туган як талантлары” дип исемләнгән фестивальнең йомгаклау концерты район мәдәният йортында үтте.
Ул Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстанда Хәрби батырлык, хезмәт фидакарьлеге елына карата уздырылды. Бай эчтәлекле, матур итеп оештырылган концертта тамашачы үзешчәннәребезнең җырларыннан күңеленә ял алды, алар тараткан моң дәрьясында тибрәлде.
Якташларыбыз — шагыйрь Вазыйх Фатыйхов сүзләренә композитор Резедә Ахиярова иҗат иткән “Туган ягым” җырына (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова башкаруында) балалар сәнгать мәктәбенең “Рапсодия” хореографик коллективы биюе белән ачылган концерт программасы беренче минутлардан ук тамашачыны үзенә җәлеп итте.
Сәхнәдәге экраннан районыбызның гүзәл табигате, кунакчыл халкы, күренекле шәхесләре яктыртылды. Болар бар да сценарийның уңышлы төзелүен күрсәтте. Бу хакта тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясаган район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина да әйтеп узды, ел саен уздырылучы фестивальне оештырган, яңа талантларны барлап, аларны сәхнә югарылыгына күтәргән район мәдәният йорты хормейстеры Фирдания Бәдретдиновага ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Чыннан да, үзеш-чәннәрнең искитмәле таланты концерт барышында янә бер кат ачылды кебек. Районыбызның танылган һәвәскәр җырчыларына яшьләребезнең кушылуы бигрәк куанычлы. Бу юлы да дистәгә якын яшь талантлар чыгыш ясады. Димәк җыр сәнгате үсә, туган телебез, татар моңы югалмый. Тагын шунысы игътибарга лаек иде, фестивальдә Фәтхерахман Әхмәдиев көйләреннән тыш, якташ шагыйрьләребез, һәвәскәр композиторлар иҗатына да зур урын бирелде.
Бу үзе үк төбәгебезнең талантларга байлыгын күрсәтте — лирик җырларга татар халык моңнары кушылды, бию коллективларын, аерым җырчыларны тамашачы көчле алкышлады.
Әнә шундый күңелдәге көзге сагышларны таратырлык, җанга җылы өрерлек кодрәткә ия иде Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге иҗат фестивале.
Мең рәхмәт сезгә, үзешчәннәребез! Күңелләрне җырлы иттегез, йөрәктән-йөрәккә күчкән татар моңнары тормыш мәшәкатьләрен оныттырып ял бирде.
Нет комментариев