Роспотребнадзор мәктәпләргә биш көнлек уку атнасына күчәргә киңәш итте
Җәмгыять

Роспотребнадзор мәктәпләргә биш көнлек уку атнасына күчәргә киңәш итте

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор), балалар саны мәктәп биналарының проект сыйдырышлылыгына туры килгән очракта, барлык укучылар өчен дә биш көнлек уку атнасына күчәргә киңәш итте, «Татар-Информ» хэбэр итэ.

  • ТАСС агентлыгы үз карамагындагы күзәтчелек ведомствосының тиешле документына сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

«Балалар саны белем бирү оешмасы биналарының проект сыйдырышлылыгына туры килгән очракта, барлык укучылар өчен 5 көнлек атналык уку режимы тәкъдим ителә», – диелә документ текстында.

Моннан тыш, шул ук документта күрсәтелгәнчә, атнасына биш көн укуны күздә тоткан график балаларга ял итү өчен күбрәк вакыт бирә һәм аларның артык талчыгуын булдырмаска ярдәм итә.

Шул ук вакытта, ведомствода биш көнлек уку атнасы вакытында бер эш урынына туры килә торган мәйданга карата гигиена нормативларын һәм гомуми белем бирү йөкләнешен, шул исәптән уку һәм белем алудан тыш эшчәнлекне үтәү мөмкин булмаса, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, алты көнлек уку атнасын сакларга киңәш иттеләр.

 


Нет комментариев