Татарстанда газ белән бәйле гадәттән тыш хәл  булган
Җәмгыять

Татарстанда газ белән бәйле гадәттән тыш хәл булган

Казанның Авиатөзелеш районындагы Чапаев урамындагы күпфатирлы йортта 26 яшьлек ир-ат һәм 16 яшьлек кыз үзләрен начар хис иткән.

Аларны хастаханәгә озатканнар. Хәзерге вакытта икесенең дә хәле канәгатьләнерлек. Беренчел фараз буенча, сәбәп төтен чыгу юлының герметик булмавы белән бәйле булырга мөмкин. Г

адәттән тыш хәл булган подъездда газ бирү вакытлыча туктатылган. Газ барлык фатирлар һәм вентиляция системалары тикшерелгәннән соң гына яңадан тоташтырылачак.

 


Нет комментариев