«Бистә шәле» йөрәкләрне җылытты: Балык Бистәсендә IV республикакүләм фестиваль гөрләп узды
Җәмгыять

«Бистә шәле» йөрәкләрне җылытты: Балык Бистәсендә IV республикакүләм фестиваль гөрләп узды

15 август көнне Балык Бистәсе элек-электән килгән гореф-гадәтләрнең һәм заманча иҗатның үзәгенә әверелде. Үзәк мәйданда дүртенче тапкыр «Бистә шәле» хатын-кызлар халык һөнәрчелеге фестивале гөрләп узды.

Быелгы чара Россия халыкларының бердәмлеге елы кысаларында үтте, шуңа күрә ул гадәти бәйрәм генә түгел, ә төрле милләт вәкилләренең дуслыгын чагылдыручы зур вакыйга булды. Фестивальне ачу тантанасы матур җыр-биюләр белән башланып китте. Бәйрәмне алып баручыларыбыз — Гөлия Кәримуллина һәм Гөлшат Галиева күңелләргә үтеп керерлек шигырь юллары яңгыратты: «Бистә шәле чакрымнарны иңли, кемнәр генә салмый иңенә!

Җылыта ул җанны, күңелләрне...» Район башлыгы Радик Ислямов билгеләп үткәнчә, «Бистә шәле» инде дүртенче ел рәттән үзенең масштабларын киңәйтә бара. Ул район брендына гына түгел, бөтен Татарстанга таныш булган брендка әйләнде.

— Гасырлар үтеп тә, бу һөнәр үзенең актуальлеген югалтмады.

Бүген без монда республикабызның 20 районыннан, Башкортстан, Марий Эл, Ульяновск, Оренбург, Киров өлкәләреннән килгән кунакларны сәламлибез, — диде ул. Тантанада мәртәбәле кунаклар да катнашты: Раис каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Мәдәният ресурс үзәгенең проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире Гүзәл Фәезова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина аларның барысына да иҗади уңышлар теләделәр.

Сәхнә түрендә иң фидакарь хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Район Башлыгының Рәхмәт хатларына Балалар сәнгать мәктәбе директоры Ләйсән Павлова, Анатыш авыл мәдәният йорты җитәкчесе Исламия Мусаева, Биектау авыл мәдәният йорты мөдире Радис Әхмәтвәлиев, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан Эльмира Галәүтдинова лаек булды. Шулай ук мәдәниятне саклауга зур өлеш керткән автоклуб мөдире Рәсимә Зарипова, Кызыл Йолдыз лесхозы клубы мөдире Лариса Кибякова, Яңа Арыш авылы мәдәният йорты мөдире Гөлүзә Ситдикова, Югары Тегермәнлек авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Илнар Гәрәев тә игътибардан читтә калмады.

Иң дулкынландыргыч мизгел — оста куллы нәселләрне котлау булды.

Юлсубинодан Галиуллиналар, Күгәрченнән Ханнановлар һәм Яңа Арыштан Галимовлар гаиләләренә «Татар гаиләсе» фондыннан махсус Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларның кулыннан төшмәгән энәләре киләчәктә дә буыннарны бәйләп торсын. Шулай ук бәйгеләр дә бик күңелле узды. «Иң креатив шәл» номинациясендә җиңүчеләр: III урын — Мукриева Гөлүсә (Күгәрчен авылы); II урын — Вафина Алсу (Юлсубино авылы); I урын — Мәдинә Миндубаева (Балык Бистәсе штб.). Гран-при иясе булып Казан шәһәреннән Салават Мөхәммәдияров лаек булды. «Үзем аялыйм, үзем эрлим» номинациясендә сәхнәгә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы да югары дәрәҗәдә оештырылды: III урын — Сәрия Кәримуллина (Күгәрчен авылы); II урын — Гүзәлия Хаматханова (Күгәрчен авылы); I урын — Мәдинә Миндубаева (Балык Бистәсе штб.) лаек булды.

Төп тамаша мәйдан уртасында — «Мин дә шәл бәйләп үстем» дип исемләнгән уникаль мастер-класста башланды. Сәхнәгә Балык Бистәсенең горурлыгы булган, бүгенге көндә Казанда һәм башка шәһәрләрдә яшәүче якташларыбыз күтәрелде. Алар арасында фонд директоры Нурия Хашимова, халык артисты Сәкинә Минханова, «Тәртип» радиосы алып баручысы Гөлназ Минязова, шагыйрә Алина Бикмуллина һәм театр актрисасы Сиринә Мифтахова бар иде. Шул арада сәхнәдә иҗат утлары балкыды. Мари Элдан килгән виртуоз гармунчы Гәрәй Магсумьяновның моңнары, Әлки районының «Мирас» коллективы чыгышы, Ульяннан «Урама» ансамбленең бәетләре тамашачыны милли рухка батырды. Кукмараның «Чәчкә» бию ансамбленең «Галош белән биюе» исә көчле алкышларга күмелде. Төштән соң мәйдан мода мәйданчыгына әйләнде. Дефиле гаҗәеп матур булды. Ап-ак ефәк зонтык һәм нәфис каурыйлы мамык косынкалар хатын-кыз затлылыгының асылы иде.

Тамашачылар «Рекорд шәл»не күрделәр — быелгы көздә район осталарының күмәк тырышлыгы белән бәйләнгән гигант япма. Аның авырлыгы һәм зурлыгы хакында әле озак сөйләрлек. Соңрак сәхнәне эстрада йолдызлары бизәде. Илһам Шакиров премиясе лауреаты «Асылъяр» һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның, якташыбыз, җырчы Зөһрә Вәлиуллинаның чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Фестиваль «Үзем аялыйм, үзем эрлим» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм «Яз» вокаль ансамбленең «Балык Бистәм» җыры белән тәмамланды.

- Безгә ерак араларны якын итеп килгән барча коллективларга, кунакларга зур рәхмәт. Киләсе, 2027 елда - безнең 5 еллык юбилеебызда тагын очрашырга язсын! — диде оештыручылар. Балык Бистәсе мәйданы бу көнне кабат тарихи хәтернең, осталыкның һәм татулыкның никадәр кадерле икәнен раслады. Бу җепләр өзелмәсен иде.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.


Нет комментариев