Балык Бистәсендә  татарча фатирник  узды
Җәмгыять

Балык Бистәсендә татарча фатирник узды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Курше» проекты кысаларында Балык Бистәсендә татарча фатирник- ачык һавада камералы кичә үтте.

 Кама яр буе җылы очрашу, тере музыка һәм аралашу мәйданына әверелде. Кунаклар хуш исле чәйләр эчтеләр, өстәл уеннары уйнадылар, артистларга кушылып җырладылар һәм дустанә атмосферада аралаштылар.

Чара район халкын һәм кунакларын берләштерде, катнашучыларга бер-берсе белән танышырга, татар мәдәнияте һәм музыкасы белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирде. «Курше» проекты аралашу киңлеге булдыруга, дус-тату яшәү традицияләрен ныгытуга һәм гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән.

Мондый чаралар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.


Нет комментариев