Район ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге хакында райондашларыбызның уңай фикерләрен ишетү күңелгә рәхәтлек өсти.
Әле шушы көннәрдә генә биредә район халкы өчен уңай үзгәрешләр булуы хакында ишеткәч әнә шуларның барысын да үзебез күреп кайту ниятеннән ветеринария берләшмәсенә юл тоттык. Җитәкчеләре Рамил Кадыровның яңалыкларны үз итүе, коллективлары турында даими кайгыртучанлыгы һәм әлбәттә инде бүгенгесе көнне иң әһәмиятлесе коллективны яшь белгечләр хисабына тулыландырып торуы уңай күренеш.
Биредә йорт хайваннарын гына түгел эт, мәче һәм башка күп төрле йорт җәнлекләрен дә дәваларга була.
Нәкъ менә җитәкче кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә соңгы вакытларда алар үз эшчәнлекләрен нык яхшыртуга ирешкәннәр. Хәзер инде биредә йорт хайваннарын гына түгел эт, мәче һәм башка күп төрле йорт җәнлекләрен дә дәваларга, каз, үрдәк, тавыкларны да алып килеп белгечкә күрсәтергә мөмкин. Ә боларның барысын да биредә ветеринария табибы Рамазан Хәсәнов башкара.
Республикабызның Кама Тамагы районында ишле гаиләдә туып үскән бу егет кече яшьтән үз иткән белгечлек нечкәлекләрен Казан ветеринария институтында укып үзләштерә. Ә студент елларында алар Балтач районы егете Газизҗан Шакиров белән нык дуслашып китәләр.
Бай хезмәт күнекмәсенә ия булалар
Укуны уңышлы гына тәмамлагач, алар Газизҗан белән бергә үз белгечлекләре буенча тәҗрибә туплау, аны үстерү ниятеннән терлекчелек өлкәсендә нык алга киткән Балтач районына юл тоталар. Яңа урында кайда яшәрбез икән, дигән сорау борчымый егетләрне. Әлеге районның бер авылында курсташы Газизҗанның әбисе аларның икесен дә бик сөенеп үзенә каршы ала. Әш урыны буенча да борчылырлык булмый, шактый олы һәм тотрыклы эшләүче «Смаил» хуҗалыгы җитәкчесе аларны бик сөенеп үзләренә кабул итә. Чыннан да үз һөнәрләре буенча алар биредә бер ничә ел вакыт эчендә шактый бай хезмәт күнекмәсенә ия булалар. Шуннан соң киләчәктә үзләре өчен ышанычлы һәм әлбәттә инде өметле эш урыны турында икесе бергә уйлап ныклы карар кабул итәләр. Эзләгән кеше таба, дигәндәй инде менә елдан артык алар икесе дә район ватеринария берләшмәсендә хезмәт куялар.
Коллективта эшләргә теләге булган, энергияләре ташып торган белемле һәм тырыш егетләр булганда район хуҗалыкларындагы терлекләр турында гына түгел, халкыбыз үз иткән эт, песи һәм башка җәнлекләр хакында да уйларга мөмкин. Шулай итеп алар биредә элек күпләр хыяллана да алмаган яңа төр хезмәт күрсәтү алымнарын башларга ният кылганнар.
Эшлим дигән кешегә.
Эшлим дип торган белемле белгечләр булганда, әлеге яңа төр хезмәтләрне башкаруга рөхсәт кәгазләрен алу нечкәлекләрен дә инде күптән хәл итүгә ирешкәннәр. Әйтүләренә караганда, кыска гына вакыт эчендә яшь белгеч тырышлыгы белән инде 100 гә якын эт-мәче һәм башка йорт җәнлекләренә сыйфатлы хезмәт күрсәтелгән. Күңел биреп, тырышып районыбыз халкы мәнфагәтләре хакында уйлап йөрсәң була шул.
Якын киләчәктә йорт хайваннары, җәнлекләрне җентекләп карап, тикшереп, авыру сәбәпләрен төгәл ачыклау мөмкинлекләрен бирә торган кыйммәтле аппаратуралар кайтарту турында уйланалар. Мисал өчен, ренгентта тикшереп карау мөмкинлекләрен булдыру бик күп катлаулы сорауларга төпле җавап табарга ярдәм итәчәк.
Тормышыбыз бер урында гына тормый, туктаусыз эзләнсәң, киләчәк хакында уйлансаң әкиятне дә чынга ашырырга мөмкин булачак.
Идрис Амитов.
Нет комментариев