Мәдинә Миндубаева: «Мин кешеләргә үзем өчен бәйләгәндәй бәйлим»
Җәмгыять

Мәдинә Миндубаева: «Мин кешеләргә үзем өчен бәйләгәндәй бәйлим»

Мәдинә Миндубаеваның тарихы – ул балачак мавыгуының гомерлек мәгънәгә һәм югары осталыкка әверелүе турындагы соклангыч хикәя.

Аның кул эшләренә булган мәхәббәте тугыз яшендә үк уяна. Нәкъ менә шул чакта кечкенә кыз үзенең беренче иҗат җимешен – куян мамыгыннан бәйләнгән шәлен булдыра. 
 Әлеге эштәге кечкенә генә җитешсезлекләр дә аны туктатмый, киресенчә, рухландыра. Ул үзенең тәүге хезмәтен сата ала, ә аңа алынган акчага сатып алынган күлмәкләр кыз өчен зур этәргеч була: нәкъ менә шул мизгелдә Мәдинә үз тормышын бәйләү сәнгате белән бәйләргә кирәклеген аңлый. 

Бөтен вакытын яраткан эшенә багышлый


Шул көннән башлап, бөтен вакытын яраткан эшенә багышлый. Хәзерге заманча машина җиһазлары булуга карамастан, оста принципиаль рәвештә бары тик кулдан гына бәйли. Шуның белән генә чикләнмичә, ул җепләрне дә үзе әзерли. «Кул хезмәте һәм үзең иҗат иткән материал – иң югары сыйфатка һәм һәр эшкә кабатланмас җан җылысы бирергә мөмкинлек ул», – ди Мәдинә. Аның һәр эше – креативлык һәм камиллек чагылышы. Барлык бизәкләрне ул үзе уйлап таба, һәр детальгә күңел җылысын сала. 
– Мин кешеләргә үзем өчен бәйләгәндәй бәйлим. Шәлләрем матур булсын, кешеләргә ошасын өчен, өр-яңа бизәкләр эзлим, – дип уртаклаша оста.  

 

«Бистә шәле» халык фестивале.

Иҗат юлындагы мөһим вакыйгаларның берсе – «Бистә шәле» халык фестивале. Бу чара турында күптән белгән булса да, катнашырга озак кына кыюлыгы җитми аның. Якыннары исә: «Көчеңне сынап кара, һичшиксез, беренче урынны аласың!» – дип канатландырып торсалар да, Мәдинә бик озак икеләнә. Ниһаять, узган ел ул беренче тапкыр фестивальдә катнашырга була һәм җитди уңышка ирешә – икенче урынны яулый. Жюри игътибарына лаек булган эше – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы темасына багышланган шәле була.
– Оештыручыларга зур рәхмәт. Балачактан ук шәл бәйлим, ләкин бездә андый фестивальләр юк иде. Мондый матур чарада катнашу – үзе бер бәхет, – ди ул шатланып. 


 Быел исә Мәдинә тагын «Бистә шәле»ндә катнаша һәм инде пьедесталның иң югары баскычына күтәрелә. Беренче урынны ул иң креатив шәле өчен ала: үз эшендә оста фестивальнең төп символикасын гаҗәеп осталык белән гәүдәләндергән. Бу җиңү – аның таланты танылуы гына түгел, ә тугрылык, һөнәргә булган ихлас мәхәббәт һәм иҗади якын килүнең жюри һәм тамашачылар тарафыннан кабул ителүе. Мәдинә Миндубаеваның һәр шәле – ул җан җылысы, традицияләргә сакчыл караш һәм бүгенге көн сулышы белән сугарылган чын сәнгать әсәре.

 

Диләрә Садикова.


Нет комментариев