Фирдүс Тямаевның якын кешесе  һәлак  булган
Җәмгыять

Фирдүс Тямаевның якын кешесе һәлак булган

Фирдүс Тямаевның энесе хәрби хезмәткәр Ранис Тямаев СВО зонасында һәлак булган.

Бу хакта артист үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Ул туган авылына, Татарстанның Нурлат районына, җирләргә кайта. Сугышчы май аенда ук үлгән, әмма гәүдәсен әле генә кайтара алганнар.

 

Хәзер юлга чыгам

- Хәзер юлга чыгам, иртәнге алтыга безнең йөк автобусы килергә тиеш. Минем өчтуган энем Ранис Ростов-Донда иде, хәзер аны өйгә алып кайталар. Без яшәвебезне дәвам итәбез, әмма бүген җыр көне түгел, бүген күңел һәм йөрәк елый, халәт менә шундый. Иң мөһиме, безнең егетләр, сугышчылар исән-сау булсын. Туган якларыгызга яхшы вакыйгаларга гына кайтырга язсын. Икетуганмы, өчтуганмы — аерма юк, без барыбыз бергә үстек, бергә уйнадык, бер урамда яшәдек, бертуганнар кебек булдык. Минем бертуган энем Фирзәр белән алар иң яхшы дуслар иде, — диде Фирдүс Тямаев.

Артист аның үлеме турындагы хәбәрне ничек алганын исенә төшерде.:

- Энем СВО зонасына киткәч, без бөтен көчебез белән ярдәм иттек. Май аенда, гуманитар ярдәм белән барганда, мин аның өчен автобуста аерым күчтәнәчләр әзерләдем. Без ике фура һәм ике автобус бардык, Раниска кереп, анда төн кунарга тиеш идек. Куркыныч хәбәр алганда 4-5 сәгатьлек кенә юл калган иде-без ышанмадык, кәеф төште. Шундый авыр хәбәр белән бардык, башка урыннарга киттек. Өйгә кайтканда Ранис урнашкан урынга кердек, бу урынны күрдек, анда ракета төшкән, — дип сөйләде җырчы.

Нет комментариев