Җәмгыять

Яңа Арыш китапханәсендә әдәби кичә узды

27 август көнне Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авыл китапханәсе диварлары янә туган телебезнең моңы белән тулды. Бу көнне «Тукай пәнҗешәмбесе» клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы булды.

Чара классик татар мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән, күләмле мәдәни-агарту «Тукайны бергәләп укыйбыз / Читаем Тукая вместе» проекты кысаларында үтте.


Очрашу җылы әдәби салонга әйләнде. Фикер алышу һәм күңел аша уздыру өчен шагыйрьнең иң якты һәм фәлсәфи әсәрләреннән берсе - «Бәйрәм бүген» шигыре үзәк тема итеп алынды.


Катнашучылар әлеге әсәрнең тәэсирле укуын гына тыңлап калмадылар, аның тирән мәгънәсенә дә чумдылар. Җанлы әңгәмә барышында укучылар Тукайның кешеләрне һәр көндә шатлык күрергә, туган табигать матурлыгын бәяли белергә һәм җан пакьлеген сакларга өйрәтүе турында фикер йөрттеләр.


Нет комментариев