Кайсы тармакны гына мисалга алсак та машина белән идарә итүчеләр саны нык күбәеп китүен күрәбез.
Күптән түгел генә районыбызның «Кулон» хуҗалыгына барып чыккач безне менә шундый җитез, өлгер автомобильче Нурулла Садыков белән таныштырдылар. Ә барыннан да бигрәк безгә аның турында, бу егет җир шарын берничә кат урап чыгарлык, юл үткән, диюләре зур кызыксыну уятты.
Ул районыбызның Биектау авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач бик күп гади авыл малайлары кебек беренче чиратта үз киләчәге өчен яхшы, төпле һөнәр үзләштерү ниятеннән районда гөрләп торган һөнәри уку йортына укырга кергән. Аннан соң туган төбәгенә кайтып эшли генә башлагач, аны армия сафларына чакыралар. Үз өлешенә тигән ике ел хәрби хезмәтне ул Кытай янәшәсендә чик буе гаскәрләре составында үткәрә.
Ул елларда илебез күләмендә нык популярлашкан, удар комсомол отрядлары да аны үзенә җәлеп итә. Үз яшендәге бик күп егет-кызлар кебек ул да романтик хис белән янып комсомол путевкасы белән Помара-Ужгород удар комсомол төзелешенә юл тота. Анда берничә ел хезмәт куйганнан соң туган авылына чираттагы ялга кайтып мәктәп елларыннан һәм аннан соң да күз салып йөргән Фәния исемле эш сөючән, тырышлыгы белән башкалардан аерылып торган кыз белән гөрләтеп туй ясап кабат газ торбасы салу эшенә китеп баралар. Алар анда ун ел дәвамында тырыш хезмәт куеп туган якларына әйләнеп кайталар. Ә эшлим дип янып-көеп йөргән кеше бер вакытта да кул кушырып өйдә утырмый.
Ул чорларда Биектау янәшәсендәге Яңавыл биләмәсендә олы төзелеш эшләре башланып китә. Районыбызның күренекле шәхесе, туган ягыбызны яңарту нияте белән янып йөргән эшмәкәр Альберт Фәхретдинов белән алар беренче көннән үк олы эшкә алыналар. Нурулла машина руле артына утырып еш кына ерак юлларга чыгып китә.
Хуҗалыкта киң җәелдерелгән төзелеш эшләренә кирәкле чимал, материаллар ташый. Авыл хуҗалыгы производствосы өчен заманча эшләнгән, югары егәрлекле техника, агрегатлар кайтара башлый. Ә Фәниясе биредә беренче көннән диярлек агрофирма ашханәсенә нигез салучыларның берсе булып таныла. Алар икесе дә менә шулай бүгенгесе көнне гөрләтеп эшләп торган хуҗалыкның мактаулы хезмәткәрләре, дисәк тә арттыру булмас. Нурулла утыз елга якын вакытын машина руле артында үткәргән мактаулы хезмәткәр. Шул ук вакытта әле аларның үрнәк гаилә буларак макталуларын телгә алу да урынлы булыр.
Матур, көйле, күркәм гаиләләрендә алар үзләре төсле эш сөючән ике малай тәрбияләп үстергәннәр, берсеннән-берсе сөйкемле ике оныклары да гаиләгә ямь һәм куаныч өстәп әдәпле-тәртипле булып үсеп киләләр. Безгә бары тик аларның тотрыклы, тигез, матур гаиләдә гөрләтеп яшәүләрен, ә инде Нуруллага халык җырында әйтелгәнчә, юлларыңа бәхет яугыры, дип изге теләгебезне җиткерәсе генә кала.
Нет комментариев