Казан метросы көзге эш графигына күчә
Җәмгыять

Казан метросы көзге эш графигына күчә

Казан метрополитены 1 сентябрьдән көзге эш графигына күчә.

Иртәнге һәм кичке пик сәгатьләрендә линиягә берьюлы 11 электропоезд чыгачак, дип хәбәр итте «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.

Яңа графикка күчкәннән соң поездлар арасы интервал да кыскарачак. Иң зур йөкләнеш сәгатьләрендә ул 5 минут 8 секунд тәшкил итәчәк. Составлар санын арттыру һәм интервалларны кыскарту метроның үсүче пассажирлар агымын күтәрә алуына ярдәм итәчәк.

 

Элек Казан метрополитенында тунельләрне юуның чираттагы этабы тәмамланды. Ике атна эчендә белгечләр 12 км артык юлны чистартты.

9,3 км артык тунель махсус тунель юу агрегаты ярдәмендә юылды. Эшләр «Авиатөзелеш» станциясеннән «Габдулла Тукай мәйданы» станциясенә кадәрге участокта икенче төп юл буенча башкарылды.

 


Нет комментариев