Чәршәмбе, 26 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр, төнлә урыны белән, аерым районнарда томан фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +8..+13 градус тәшкил итте, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак.
Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә. Көндез башкалада температура +18..+20 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев