Шушы көннәрдә миңа Екатерина Карпова белән танышу бәхете тиде.
Аның йөрәге гаиләгә, балаларга һәм иҗатка мәхәббәт белән тулган. «Һәрберебезнең бәхете үзебездән тора. Яраткан шөгыль – бәхеткә илтә торган юлларның берсе”, -ди ул. Капкадан атлап керүгә, мин чын-чыннан оҗмах почмагына килеп эләккәндәй булдым. Өй тирәсе яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелгән: затлы гортензияләр, зифа туялар, мәһабәт зәңгәр чыршылар, нәфис розалар, ачык төстәге петунияләр һәм башка бик күп үсемлекләр гаҗәеп тынычлык атмосферасы тудыра. Хуҗабикә безне җылы, ихлас елмаю белән каршы алды — ул кояш кебек, бөтен тирә-юньне үзенең нуры белән яктырта иде. Мондагы бар матурлык — аның кул җылысы. «Бу минем оҗмах почмагым», — ди горурланып Екатерина.
Иҗат Екатерина өчен тормыштагы чын ачылышка әверелде. Ул гипстан нәфис сыннар, төрле формадагы һәм төстәге балавыз шәмнәр ясый, картиналар иҗат итә. Һәрберсендә - аның күңел җылысы.
— Һәммәсе дә кешегә Ходайдан бирелә. Үз гомеремдә мин беркайчан да иҗат белән шөгыльләнмәдем. Һәм менә кырык яшемдә нәрсәнедер үз кулларым белән тудырасы килде.
Илһам аңа көтмәгәндә килә: интернеттан видеолар караганда, ул гипс фигуралар ясау идеясе белән яна башлый. Кирәкле материаллар сатып ала, дельфиннар, төрле диңгез йолдызлары барлыкка килә. Аннары Екатерина гипстан эшләнгән әйберләргә балавыз салып, бизәкләр кулланып шәмнәр ясарга уйлый. Аның матур шәмнәре үзенчәлекле атмосфера бүләк итә.
— Идеяләрне интернеттан алам, үземнең фантазияне дә куланам, — дип елмая остаз.
Очрашу вакытында Екатерина гипс фигураларын ясау нечкәлекләре турында илһамланып сөйләде, төрле хуш исләр, чәчәкләр һәм декоратив элементлар белән балавыз шәмнәр ясау серләрен дә күрсәтте. Үз куллары белән гипстан эшләнгән лимон, бөрлегән һәм башка төрле җиләк-җимешләр ябыштырылган вазалар да сокландыргыч: аларның һәрберсе уникаль.
Нибары өч ай иҗат белән мавыгу аның оста куллы булуын ачыклады. Һәрбер эшләнмәсендә — аның җылысы, шатлыгы, дөньяга карашын күрергә мөмкин.
һәрбер хатын-кызга иҗат белән шөгыльләнергә кирәк. Яраткан шөгыль — ул юаныч, шәхси киңлек. Үз эшләремә карыйм да, кәефем күтәрелә. Күңелемдә булганны эшли алдым дип сөенәм, - ди ул. — Эшне башлар алдыннан күп материал сатып алырга кирәкми. Әгәр ниндидер кыенлыклар килеп чыкса, өметсезлеккә бирелмәгез. Катлаулылык — ул алга бару. Проблемаларга сылтап, беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелергә ярамый, дип яшь осталарга киңәш бирә Екатерина.
Аның планнарында — мастер-класслар уздыру. Ул хатын-кызларга көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга, күңел ихтыяҗларын искә төшерергә ярдәм итәргә тели. «Хатын-кызлар өй эшләре турында гына түгел, ә эчке дөньялары өчен нәрсә мөһим шул турыда да уйлансыннар өчен үз тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Мина күптән түгел кырык яшь тулды. Бу шундый вакыт: нәрсәнең чын мәгънәсендә мөһим, ә нәрсәнең алай түгеллеген аңлый башлыйсың. Күндәмлек килә, һәм күп нәрсәләргә тынычрак карыйсың», - ди ул.
Екатерина — күп балалы ана: ире Николай белән өч кыз тәрбиялиләр. Олысы Анастасия быел мәктәпне тәмамлаган, әнисенең тугры ярдәмчесе. Казанда туып, дистә еллар шау-шулы шәһәр тормышында кайнаганнан соң, Екатериныны Анатыш авылында яшәүне сайлый. Биредә, табигать кочагында, ул үзенең оҗмах почмагын булдырган: нурлы нигезендә чәчәкләр балкый, тормышы җитеш.
Таш кала ыгы-зыгысыннан читтә, саф һава сулап, тормыштагы чын асылына юл ачкан. Хәзер аның бөтен барлыгын гаиләсе, газиз балалары һәм яраткан иренең ныклы канаты астындагы тыныч бәхете били.
Тансылу Мингазова
Нет комментариев