Районда әдәби чара узды
Җәмгыять

Районда әдәби чара узды

Күптән түгел Балык Бистәсенең Үзәк мәчете янындагы скверда әдәби утырышлар үтте.

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.Программа Анатыш, Бәтке авыл китапханәләре, Полянка китапханә-ял үзәге мөдирләре тарафыннан әзерләнгән һәм балаларны Россиянең күпмилләтле әкияти мирасы белән таныштыруга юнәлдерелгән иде. Чара барышында балалар рус, татар, чуаш һәм башка милли әкиятләр белән таныштылар. Бу безнең ил халыклары фольклорының байлыгын һәм төрлелеген күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Шулай ук программада «Бер сүздән әкиятне бел» викторинасы, әкиятләрдән табышмаклар, милли уеннар («Ручеек», «Садовник», «Йөзек салу»), «сүзне сөйлә» һәм «Путаница»конкурслары бар иде. Җыелып утыру «Россия халыклары әкиятләре» китап күргәзмәсе белән танышу белән тәмамланды. 

Бу чара балаларда төрле халыкларның мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте, уртак ял аша гаилә бәйләнешләрен ныгытты һәм халык иҗаты һәм китаплары белән кызыксыну уятты. «Татарстанда җәй»  проекты Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә тормышка ашырыла һәм бөтен республика территориясендәге чараларны берләштерә.

Регина Зарипова.


Нет комментариев