Район халкының тырыш, хезмәт сөючән һәм булдыклылыгын исбатлаучы мисаллар белән еш очрашырга туры килә.
Шушы көннәрдә генә районыбызның әйдәүче оешамларыннан исәпләнгән ашлык кабул итү предприятиесендә бар гомерен диярлек авыр хезмәттә үткәреп зур абруй казанган ветеранны хөрмәтләүләре хакында ишеткәч шунда юл тоттык. Чыннан да район үзәгендә күпләргә таныш эшчән гаилә булып чыкты Огневлар. Балык Бистәсенә алар Шомбыт авылыннан ярты гасыр элек килеп төпләнгәннәр. Икесе дә ишле гаиләдә туып үскәнгә үз гаиләләрен корып җибәргәч яшьләрнең үзләренчә гомер итәсе килә. Һәм алар район үзәгенә күченеп киләләр.
Василий хезмәт юлын “Сельхозтехника” берләшмәсендә башлый. Анда шактый гына эшләп алгач, төзелеш оешмасына (МСО га) күчә. Егет ялны белмичә тырышып эшләгәнгә тиз арада биредә үз кешегә әйләнә. Еш кына ерак юлларга чыгып китүдән дә тартынмый. Кыскасы, үзенә йөкләнгәнне төгәл үти, төзелеш өчен кирәкле материалны соңармыйча, үз вакытында кайтарып җиткергәне өчен коллективта яраталар үзен.
Әнә шушы җитезлеген уңай бәяләп аларга иң элек аерым бәләкәй фатир бирәләр. Аннан соң үз хезмәткәрләре яшәгән урамда яңа төзелеп файдалануга тапшырылган аерым йортны тапшыралар үзләренә. Ә Валентина үз хезмәт юлын сөт-май комбинатында башлый.
Декрет ялыннан соң ул ашлык кабул итү предприятиесе янәшәсендәге балалар бакчасына күчә. Биредә берничә ел эшләгәч аны янәшәдә гөрләп торган предприятиегә эшкә чакыралар. Менә шуннан бирле ул икмәк кабул итү предприятиесеннән аерылмый. Әшләре тотрыклы, җитәкчеләре эш кешесенең кадерен белеп, хөрмәт белән караганга үзенә дә охшый биредә. Әлеге коллективта хезмәт куеп лаеклы ялга киткәннән соң да аны озак вакыт үз араларыннан җибәрмиләр. Үз эшен белеп, яратып, күңелен биреп башкарган хезмәткәрне һәр кем үз итә шул.
- Әңгәмә барышында аннан, Сезгә кайсы җитәкче белән эшләргә җиңелрәк булды, дигән гадәти сорауны аңа бирми калдыра алмадым.
-Кемгә ничектер, минем өчен аларның барысы да яхшы, эш кешесенә хөрмәт белән карый торган кайгыртучан җитәкчеләр булып күңелдә калдылар, дип җавап бирде Валентина. Хезмәт сөючән, үз эшен яхшы белгән хезмәткәрнең иптәшләре һәм җитәкчеләре дә мактаулы була, дип тикмәгә генә әйтмиләр икән шул. Валентина Николаевна да биредә менә шулай озак еллар тырыш хезмәт куйган коллектив мактаулысы. Шуңа күптән түгел генә хезмәттәшләре һәм коллектив җитәкчеләре аны гомер бәйрәме-күркәм юбилее белән котлап зур хөрмәт күрсәткәннәр.
Күп еллар дәвамында куйган мактаулы тырыш хезмәтләрен искә алып коллективта хөрмәтләп, олы рәхмәтләрен белдереп, тантаналы төстә аңа югары оешма җитәкчелегенең Мактау кәгазе һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатын тапшырганнар.
Хезмәт ветераны менә шулай үз эшенә югары бәя бирүләре өчен рәхмәтле булуын белдереп, сөенечле кичерешләре белән теләп уртаклашты.
Тик ни кызганыч, бүгенгесе көнне тормыш иптәше Василийның гына янәшәдә булмауы, 7 ел элек аның вакытсыз арабыздан китеп баруы әле дә җанын әрнетә. Әмма, ни хәл итәсең, үзенә күңел тынычлыгын ул шәхси хуҗалыгында кош-кортлары, малкайлары янында табарга тырыша. Әлбәттә, бакчасында яшелчә белән җиләк-җимешләрнең мул уңыш бирүе һәм барыннан да бигрәк сөекле кызының ике улы да тиз үсеп җитеп, киләчәк тормышларында үкенмәслек яхшы һөнәр сайлауларына да чиксез куана. Оныкларының тәртипле, сау-сәламәт булып үсеп үзләренә охшаган уку йортында төпле белем алулары аның күңеленә ямь һәм сөенеч өсти.
Идрис Амитов
Нет комментариев