Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аксубайда 55 килолы көрәшче кыз 95 килолы көндәшен җиңгән
Аксубай спортчылары Чулпанда уздырылган билбау көрәше буенча турнирда шаккатыргыч уен күрсәттеләр, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.
-
Балык Бистәсе бадминтончылары өметлеләр арасында
17-18 декабрьда Казанның бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" турнирының дүртенче финал әйләнеше булды. Анда Актаныш, Алексеевск, Саба, Кайбыч, Лаеш, Чистай, Аксубай, Тәтеш, Кама тамагы, Теләче, Мөслим,Түбән Кама, Балтач, Әлки, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казан шәһәреннән барлыгы 220дән артык бадминтончы катнашты.
-
Россиянең медицина вузлары спорт фестивале финалы 2017 елда Казанда узачак
Фестивальдә яшьләр волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, дартс, гер күтәрү, ГТО, бадминтон кебек спорт төрләрендә көч сынашачак.
-
Балык Бистәсендә хоккей сезоны ачылды
Узган якшәмбе көнне "Яшьлек" стадионының боз мәйданчыгында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей сезонын ачу тантанасы булды.
-
Бездә Татарстан беренчелеге һәм ачык чемпионат узды
Әлеге бәйгедә Рәсәйнең 6 регионыннан 14 команда составында 115 спортчы көч сынашты.
-
Бүген Балык Бистәсендә Татарстан Республикасы беренчелегенә уктан ату буенч ярышлар башланып китте (фотолар)
Анда Россиянең 6 регионыннан 14 команда составында 115 спортчы катнаша. Бәйгегә, хәтта, Красноярск шәһәреннән килгәннәр. Балык Бистәсе данын исә титуллы спортчылардан торган команда яклый. Аларга уңышлар телик.
-
Балык Бистәсенең яшь йөзүчеләре республика ярышларында катнаштылар
Күптән түгел Алексеевск һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә үткән йөзү ярышларында безнең районның данын яшүсмерләр, балалар спорт мәктәбе (ДЮСШ) спортчылары яклады.
-
Балык Бистәсе районында өстәл теннисы буенча районның шәхси-команда беренчелеге Марина Гурьянычева призларына үтте
"Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" Бөтнероссия физкультура-спорт комплексы кысаларында 2003 елгы һәм яшьрәк үсмерләр, кызлар арасында өстәл теннисы буенча районның шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды.
-
Балык Бистәсе икенче мәктәбе командасы чемпионатта беренче урынны яулады
"Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәпләре командалары арасында "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы чемпионаты булып узды.
-
Балык Бистәсенең яшь теннисчылары республика ярышларында катнаштылар
Узган атнада Казанның бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә "Татарстан Республикасы өметләре" дип исемләнгән өстәл теннисы ярышлары булып узды. Анда барлыгы 140 теннисчы катнашты.
-
Грасия VS Бердыев: кем-кемне?..
18 ноябрьдә Россия футбол премьер-лигасында 14 нче тур уеннары старт ала. Бу көнне "Рубин" футболчылары "Казан Арена" стадионында "Ростов" командасын кабул итә. Турнир таблицасында янәшә урнашкан командалар арасындагы матч 19:30 сәгатьтә башланачак. "Рубин" әлеге уенга ничек әзерләнә, имгәнгән уенчылар сихәтләнеп өлгерерме, испан тренеры һәм аңа ияреп килгән футболчылар кар күргәч...
-
Татарстан Президенты Тарловкада “КАМАЗ-Мастер” командасының сынау полигонында булды
"Дакар-2017" ралли-марафонына старт бирелер көн алдыннан Татарстан Президенты "КАМАЗ-Мастер" командасының сынау полигонында булып кайтты. Әлеге полигон Алабуга районының Тарловка авылында урнашкан. Республика башлыгына биредә автомобильнең техник мөмкинлекләрен күрсәттеләр, шулай ук Рөстәм Миңнеханов рульгә утырып, машинаның раллига әзерлеген шәхсән үзе дә тикшерде, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.
-
Балык Бистәсе командасы Татарстан чемпионатында 26 урында калды
Татарча көрәш буенча бүген тәмамланган Татарстан чемпионаты нәтиҗәләре мәгьлум булды.
-
Балык Бистәсе районында яшь бадминтончылар арасында ярышлар узды
Һәрвакыттагыча бадминтон буенча шәхси беренчелек ярышлары кызыклы узды.
-
ФИФА президенты Джанни Инфантино Казанга Конфедерация кубогы-2017 жирәбәсенә килергә җыена
Әлеге чарага бөтен дөньядан 700ләп кунак килүе көтелә.