Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

ФИФА президенты Джанни Инфантино Казанга Конфедерация кубогы-2017 жирәбәсенә килергә җыена

Әлеге чарага бөтен дөньядан 700ләп кунак килүе көтелә.

Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) президенты Джанни Инфантино һәм ФИФА генераль секретаре Фатма Самура Казанга 2017ел конфедерация Кубогы жирәбәсенә килергә ниятли. Әлеге чара 26 ноябрьдә Теннис академиясендә үтәчәк. Бу хакта «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры Азат Кадыйров эшлекле дүшәмбедә җиткерде.

«Теннис академиясеннән кала Бадминтон үзәге, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм буенча дәүләт академиясе, Казан ратушасы, Халыкара мәгълүмат үзәге, "Корстон" кунакханәсе - барысы да килештерелгән һәм расланган. Бадминтон үзәгендә Медиа-үзәк урнаша, анда 300дән артык матбугат чаралары вәкиле эшләячәк. 16 ноябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәгендә аккредитация үзәге ачылачак», - диде докладчы.

Кадыйров сөйләвенчә, жирәбә тарту чарасына, ә ул туры эфирда бөтен дөньяга күрсәтеләчәк, бөтен ил буйлап 700 кунак килүе көтелә.

«ФИФА конфедерация Кубогында 8 команда катнаша - алты континенталь чемпионат җиңүчеләре һәм шулай ук алдагы дөнья чемпионаты җиңүчесе һәм мундиаль үткән ил командасы катнаша. Бүген әлеге турнирда катнашучы җиде ил билгеләнде - Португалия, Чили, Яңа Зеландия, Мексика, Австралия, Германия һәм Россия җыелма командасы. Африка милләтләре Кубогы җиңүчесе 2017 елның февралендә билгеле була», - дип искә төшерде ул.

Генераль директор сүзләренчә, 8 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр FIFA рәсми сайтында Visa карталары булганнарга алдан билетлар сатыла башлый. 1 декабрьдән билетлар ирекле сатуда булачак.

«Транспорт хезмәте күрсәтүдә халыкара Казан аэропорты белән килешенгән. Барлыгы 50 дән артык техника ярышта катнашучыларга хезмәт күрсәтәчәк, - дип билгеләп үтте А. Кадыйров. - Җирәбә салу көнендә Теннис академиясе районында Җиңү проспекты һәм Оренбург трактында хәрәкәт вакытлыча чикле булачак».

Аның сүзлзренчә, чарада 300 волонтер эшләячәк. Туклану мәсъәләсендә «Корстон» отеле һәм Казанның азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты төп операторлар булачакларын белдергән.

«Шәһәрне тышкы рекламалар, «Казан» аэропортында рәсми экспозиция макеты белән җиһазландыру чаралары расланган. Алар башка җирләрдә дә кулланылачак», - дип мәгълүмат бирде докладчы инде бу чараларның 15 ноябрьдә башланып, тулаем 23 ноябрьдә төгәлләнәчәген белдереп.

«Без казанлыларның әлеге бәйрәмдә төп кунаклар булуын һәм барлык кешеләрнең дә билет алуларын телибез. Әлеге футбол өчен кешеләр океан артыннан очып килә. Бу супер-бәйрәм, супер-футбол булачак. Һәм аны үз гомереңдә бер тапкыр булса да күрергә кирәк», - дип йомгаклады сүзен Казан мэры Илсур Метшин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев