Балык Бистәсе районында өстәл теннисы буенча районның шәхси-команда беренчелеге Марина Гурьянычева призларына үтте
"Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" Бөтнероссия физкультура-спорт комплексы кысаларында 2003 елгы һәм яшьрәк үсмерләр, кызлар арасында өстәл теннисы буенча районның шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды.
Марина Гурьянычева призларына үткән бәйгедә барлыгы 8 команда, 25 яшь спортчы катнашты.
Үсмерләр арасында барлык призлы урыннарны Александр Гурьянычев житәкчелегендәеге Балык Бистәсе гимназиясе укучылары яулады. Кирилл Пигалев- беренче, Илья Решетилов- икенче, Даниил Иконников өченче урынны алдылар.
Кызлар бәйгесендә Рус Әшнәгеннән Риана Шәйхетдинова беренче урынга чыкты. Гимназия укучысы Гүзәл Сөнгәтуллина-икенче, Ямаш мәктәбеннән Әдилә Нуретдинова өченче урында калды.
Командалар арасында Балык Бистәсе гимназиясе укучылары беренче урынны алдылар. Икенче урынга ямашлылар (тренерлар Айназ Хәйруллин, Алмаз Баһавиев)чыкты. Балыклы Чүкәй командасы (Хәйдәр Зыятдинов, Илфар Мөхәммәтгалиев) өченче урынны алды.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев