Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Россиянең медицина вузлары спорт фестивале финалы 2017 елда Казанда узачак

Фестивальдә яшьләр волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, дартс, гер күтәрү, ГТО, бадминтон кебек спорт төрләрендә көч сынашачак.

Россиянең медицина һәм фармацевтика вузлары студентларының VI "Физик культура һәм спорт - табибның икенче һөнәре" фестивале финалы 2017 елда Татарстан башкаласында узачак. Казан дәүләт медицина университеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышлар башта Россиянең барлык федераль округында да үткәреләчәк. Анда 59 югары уку йортыннан 3 меңнән күбрәк студент катнашачак.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештырган фестивальдә яшьләр волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, дартс, гер күтәрү, ГТО, бадминтон кебек спорт төрләрендә көч сынашачак.

Финал 22-27 апрельдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә оештырылачак, анда төбәк этабы ярышларында җиңгән 700 гә якын студент җыелачак. Быелгы ярышларда Кытайдан да студентлар катнашыр дип көтелә.
Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев