Спорт
Балык Бистәсенең яшь теннисчылары республика ярышларында катнаштылар
Узган атнада Казанның бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә "Татарстан Республикасы өметләре" дип исемләнгән өстәл теннисы ярышлары булып узды. Анда барлыгы 140 теннисчы катнашты.
Александр Гурьянычев житәкчелегендәге безнең район командасы да мәртәбәле бәйгедә уңышлы гына чыгыш ясады. Балык Бистәсе гимназиясеннән Гүзәл Сөнгатуллина, Рус Әшнәгеннән Риана Шәйхетдинова авыл районнары спортчылары арасында 4 урыннарны яуладылар. Шәһәр спортчылары арасында Риана -15, Гүзәл 16 урыннарны алдылар. Кирилл Пигалев бу юлы 22 урын белән канәгатьләнде.
Октябрь аенда исә Кирилл Пигалев остазы Александр Гурьянычев белән Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә узган "Россия өметләре" Бөтенроссия турнирында катнашып кайтты. Илнең 300 дән артык иң көчле яшь теннисчыларын жыйган ярышта Кирилл каушап калмаган, яхшы уен күрсәткән.
фото:edu.tatar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев