Татарстан Президенты Тарловкада “КАМАЗ-Мастер” командасының сынау полигонында булды
"Дакар-2017" ралли-марафонына старт бирелер көн алдыннан Татарстан Президенты "КАМАЗ-Мастер" командасының сынау полигонында булып кайтты. Әлеге полигон Алабуга районының Тарловка авылында урнашкан. Республика башлыгына биредә автомобильнең техник мөмкинлекләрен күрсәттеләр, шулай ук Рөстәм Миңнеханов рульгә утырып, машинаның раллига әзерлеген шәхсән үзе дә тикшерде, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.
"Машина яхшы тәэсирләр калдырды, барысы да уйланылган, амортизация, тормозлар, руль, мотор барысы да уйланылган, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Татарстан Президенты. - Машина йөртүче узыш вакытында арымаячак, безнең машиналар югары әзерлекле. Юллар уңар дип өметләнәм".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев