"Мин Бердыев белән таныш түгел"
"Ростов" футбол командасының бүгенге уңышлары Корбан Бердыев исеме белән бәйле. Узган сезондагы "көмешле сезон" һәм быелгы уңышлы гына старттан соң "Рубин" тарихында якты эз калдырган төрекмән остазы "Ростов"тагы баш тренер кәнәфиен бушатса да, клуб системасыннан читләшмәде. Дөрес, бүген Корбан Бердыевның "Ростов" составында нинди вазифа башкарганын да белмәссең. Берәүләр аның документта гына баш тренер булмавын алга сөрә, икенчеләре Бердыев матч вакытында тренерлар арасында булмагач, җиңү һәм җиңелүләр дә аның казанышы түгел, дип белдерә. Ничек кенә булмасын йолдызларсыз "Ростов" чемпионатта әлегә "Рубин"нан ике очкога алда бара.
Казандагы матчта да Корбан Бердыевны тренерлар эскәмиясендә күрмәячәкбез. Шулай да стадионда күзләр аны эзләячәк. Турыдан-туры булмаса да, әлеге матч Хавьер Грасия һәм Корбан Бердыев арасындагы тәүге каршылык булачак. Хәер, "Рубин"ның баш тренеры Хавьер Грасияны әлеге очрашуга психологик яктан беренче көннән үк әзерлиләр инде. Казанда уздырган беренче матбугат конференциясе вакытында испан тренерының эш алымнарын нәкъ менә Корбан Бердыевныкына охшаш булуы хакында әйтүчеләр булды.
- Корбан Бердыев турында күп әйбер җиткерә алмыйм, чөнки аның белән шәхсән таныш түгелмен, - ди бүген Хавьер Грасия. - Әйе, Корбан Бердыевның моңа кадәрге карьера этабы "Рубин" белән бәйле. Һәм ул бик уңышлы этап буларак тарихка кереп калган. Бүген "Ростов" - Россия чемпионатында һәм Европа кубогы кысаларында бик яхшы уен күрсәтүче команда. Яхшы башкаручылары, шул исәптән һөҗүмчеләре булган һәм оешкан команда белән очрашу көтә.
Игътибар үзәгендә - Азмун
Сесар Навас, Кристиан Нобоа, Александр Гацкан, Александр Бухаров һәм Сердар Азмун... "Рубин"га каршы матч заманында Казан клубының якты җиңүләренә зур өлеш кертән "Ростов"ның менә шул уенчылары өчен аеруча принципиаль булачак. Матч якынлашкан көннәрдә Казан клубыннан качып киткән Иран һөҗүмчесе Сердар Азмунның исеме янә игътибар үзәгенә алынды. Эш шунда: "Рубин" "Азмун эше" буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенә гариза тапшырган. Әлеге гаризага нигезләнеп, идарә тармагы уенчының Казаннан "Ростов"ка күчеп китәргә мөмкинлек биргән документларның дөреслеген тикшерәчәк. "Рубин" футбол клубының матбугат хезмәте җитәкчесе Михаил Степановҗиткерүенчә, клуб "яңа хезмәт килешүе" буларак кулланылучы ялган документ куллану фактын тикшерүне сорап, тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Футболчы ягы башка клубка күчкән уенчының компенсация суммасын билгеләү процессында әлеге документны файдалана икән.
Исегездә булса, бу җәйдә һөҗүмче үзбелдеклелеге белән "Рубин"нан китеп барды һәм "Ростов" клубы белән яңа килешү төзеде. Лозаннадагы спорт арбитраж суды Азмунга "Ростов" составында уйнарга рөхсәт бирде.
Испаннар һәм кар
"Рубин" бүген үз базасында ачык күнегүләр уздырды. Сыйфаты ягыннан "Казан Арена" стадионындагы футбол кырыннан нык аерылган күнегүләр уздыру кырында футболчыларга җиңел булмавы читтән дә яхшы аңлашыла. Өстәвенә соңгы ике көндә Казанда һава торышы да сизелерлек салкынайтты, җирне кар капларга өлгерде. Шуңа да күнегүләр вакытында җылы киемнәргә төренгән уенчыларны танырлык та түгел. Салкынга чыдам булуы белән Перу уенчысы Карлос Самбрано гына шаккатырды - калганнарны спорт киемендәге номерлардан гына танып булганда, хәтта футболчыларның әзерлеген карарга килгән клубның генераль директоры Илгиз Фәхривка да җылы шапкасын кияргә мәҗбүр иткән салкында, "Рубин"ның җылы як сакчысы шортыдан гына күнегүләр уздыра. Ә Казанда һава температурасы -10 градус чамасы иде!
- Күнегүләр вакытын кыскартырга уйламыйбыз да, - ди Хавьер Грасия. - Сүз дә юк, бераз салкынайтты, кар да күбрәк яуды. Шуңа да карамастан без гадәти режимда күнегүләр уздыра алачагыбызга ышанам.
...Күнегүләрдә катнашучы гомуми төркемдәге футболчылар арасында имгәнгән ярымсакчыДенис Ткачук һәм җыелмадан төнлә генә кайтып җиткән Магомед Оздоевны күреп булмады. Ә башкалар туп белән төрле күнегүләр ясаганда, ярымсакчы Максим Канунников әйләнә буйлап йөгереп, үзлегеннән генә шөгыльләнде. Магомед күнегүләргә иртәгә керешә алса, Максим белән Денис "Ростов" белән тәгаен уйный алмаячак.
- Имгәнүдән соң һәр уенчының аерым сихәтләнү динамикасын күзәтәбез, - ди "Рубин"ның баш тренеры. - Әйтик, Олег Кузьминны инде гомуми төркемдәге кайбер күнегүләргә җәлеп итеп була. Шулай да тулысынча сафка бассын өчен, әле вакыт кирәк. Имгәнгән уенчыларның "Ростов"ка каршы уенга чыгулары шикле. Ткачук, Канунников һәм Камболовның Россия уенчылары булуы да хәлне катлауландыра. Алар соңгы матчларда актив уен күрсәтте, командага нык булышты. Кайчан уйный алырлар - киләсе матчтамы, аннан соңгысындамы, әллә тагын да соңракмы, белмим. Фаразлар җиткерергә алынмыйм.
Тәнәфестән соң
Ил җыелмалары календарьда каралган үз уеннарын уздыру сәбәпле, Россия футбол премьер-лигасында тәнәфес игълан ителгән иде. "Рубин" футболчысы Магомед Оздоев Румыния командасына каршы кичәге уенда Россия җыелмасына җиңү китергән бердәнбер туп кертеп булышса, Рифат Җамалетдинов яшьләр җыелмасы составында Испаниядә җыеннарда катнашты.
Россия җыелмасы димәктән, Станислав Черчесов җитәкләгән команда ФИФАның яңартылган рейтингында ике баскычка түбән төшеп, 55 нче урынга тәгәрәде. Шулай итеп, антирекорд тагын да яңартылды. Ә кичәге матчта җиңү очраклылык - уен төгәлләнергә санаулы секундлар калганда Магомед керткән гол офсайдтан булды, дип үз сүзен бирмәүчеләр дә бар.
- Әлеге уенны карадым. Магомед Оздоев шәп гол кертте, - дип елмая Хавьер Грасия бу хакта сорагач. - Магомед Грозныйда гол кертте һәм ул безнең уенчы! Искиткеч шәп гол!
...Чемпионатта тәнәфес вакытында "Рубин" уенчыларына ике генә көн ял бирелгән. Шуның кадәре дә җитәрлек булыр, дип таптык, ди Хавьер. Хәзер ялны онытып, команданы "Ростов"ка каршы уенда кирәкле очколар тупларлык итеп әзерләү бурычы тора. Алда торган матчка, көндәш команда "Ростов" булганга аеруча җитди карарга кирәктер, мөгаен.
- Бу хакта бүген сорагач, әйе - "Ростов"ка каршы уен иң мөһиме, дип әйтәчәкмен. Ә киләсе атнага шушы ук сорауны бирсәгез, алда торган матчның иң җаваплысы булуы хакында җавап ишетерсез, - ди Хавьер Грасия. - Һәр уенга шулай әзерләнергә кирәк. Әйтеп бетергесез зур теләк, активлык, җиңүгә көчле омтылыш булганда гына нәтиҗәгә ирешеп була. Футбол, Европа күләмендәге турнирларны күзәтеп барам һәм "Рубин" белән шуларда чыгыш ясыйсым килә. Кеше һәрвакыт өйрәнергә, тәҗрибә тупларга һәм яңа белемгә омтылырга тиеш.
..."Рубин" - "Ростов" матчы уза торган көндә Казанда 7-10 градус чамасы салкын булачак, ди синоптиклар. Стадион тамашачы җыя алырмы? Казанда бу мәсьәләдә эш башланган инде. Кайбер мәктәпләрдә әти-әнисе белән футболга барган укучыларны (сыйныфтан кимендә ике укучыга барарга "тәкъдим ителә") җомга һәм шимбә көннәрендә дәресләрдән азат итәләр, имеш. Билет бәясе 100 сум, ди. Бу - футбол, ә без Россиядә яшибез. Испанча футбол карасак та...
Чыганак: /intertat.ru
Нет комментариев